ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2023 ел
җомга

Россиянең баш дәүләт экспертизасының «Киләчәк экспертизасы 5.0» белем бирү проекты кысаларында төзелеш тармагында иң яхшы проектларны сайлап алу төгәлләнде. Чара дәүләт экспертизасы һәм төзелеш тармагы оешмаларының кадрлар составының квалификациясен күтәрүгә юнәлдерелгән.


16
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында «Тесла» җир корпорациясенең Яшел Үзән һәм Лаеш муниципаль районнарында шәхси торак төзелеше буенча тәкъдимнәре барланды. Очрашуны министр урынбасары Илшат Гыймаев үткәрде.


15
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» бәйгесен игълан итә.

2023 елның 15 февраленнән 15 мартына кадәр «Татарстан Республикасы ТКХ өлкәсендә төбәк иҗтимагый контроль үзәге» ассоциациясе республиканың идарәче оешмаларының йорт түбәләреннән кар төшерү, ишегалды территорияләрен һәм балалар мәйданчыкларын чистарту эшенә мониторинг үткәрәчәк.


14
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Тарихи үзәкләрне үстерүнең иң яхшы концепцияләрен һәм стратегияләрен эзләү Казанда 2023 елның 15 һәм 16 мартында Казанда узачак “РЕБУС: тарихи үзәктә төзелеш икътисады” халыкара форумы кысаларында оештырылачак.

2023 елның 14 февраленнән 17 мартына кадәр Татарстанда «ТКХ диктанты» Бөтенроссия акциясе узачак.


13
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Республиканың шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү буенча дәүләт мәгълүмати системасында районнарның агымдагы эше турында ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сөйләде.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында атна саен үткәрелә торган киңәшмәдә торак тапшыру хакында доклад сөйләде.


10
февраль, 2023 ел
җомга

Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының төзелеш тармагында хезмәт иминлеген саклау буенча иң яхшы оешма» Республика бәйгесе старт алды.


9
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2022 елда Идел буе федераль округы территориясендә гомуми мәйданы 12 млн кв.метр булган 83 меңгә якын индивидуаль торак йорт төзелгән – узган ел белән чагыштырганда 11% ка күбрәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International