ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Бердәм Рәссәйнең»мөрәҗәгатьләр белән эшләү буенча оператив үзәге утырышы узды. Чараның модераторы булып Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин чыгыш ясады. Түгәрәк өстәл эшендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров, «Шәһәрләрне үстерү институты» фонды, Татарстанның идарәче компанияләре вәкилләре катнашты. Очрашу кысаларында катнашучылар актуаль мәсьәләләр, аерым алганда, уңайлы шәһәр мохитен формалаштыруга кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.


19
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин социаль билгеләнештәге объектларга капиталь ремонт буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.


14
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында икътисади үсеш департаменты директоры Александр Ярошевский җитәкчелегендә Владимир өлкәсе делегациясе белән очрашу булды. Кунаклар хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар һәм республиканың торак-коммуналь потенциалы белән таныштылар.


13
июль, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Казанда мәгълүмати модельләштерү технологияләре (ММТ) буенча квалификация күтәрүне дәүләт һәм муниципаль заказчылар вәкилләре, төзүчеләр, техник заказчылар, муниципаль берәмлекләр вәкилләре уза. Укыту программалары ТР Төзелеш министрлыгы һәм ММТ буенча әйдәп баручы практиклар ярдәмендә Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе тарафыннан эшләнгән. Укулар «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ уку үзәгендә уза. Укулар РФ Хөкүмәтенең 2022 елның 1 гыйнварыннан башлап Дәүләт заказы өлкәсендә мәгълүмати модельләштерү технологияләрен куллануга күчү буенча йөкләмәсен үтәү максатында үткәрелә. Татарстан Республикасында 1600 дән артык кешене, шул исәптән заказчыларны, проектлаучыларны, төзүчеләрне, сметачыларны, күзәтчелек һәм контрольлек итүче оешмаларны укытырга кирәк. Төзелеш эшчәнлегендә катнашучыларның барысын да ММТ белән укытуны 2021 ел ахырына тәмамлау планлаштырыла. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул бу укуларның актуальлеген ассызыклады һәм тыңлаучыларны куелган бурычка җаваплы карарга чакырды.

6%лы гаилә ипотека программасы Казанда яңа төзелешләр базарының төп драйверларының берсе булырга мөмкин, дип саный күчемсез милек һәм ТР башкаласын кредитлау базарында катнашучылар. Эксперт июль аенда торакка сорау кимү турында хәбәр итте. Икенчелдән яңа корылмаларга. «Күп балалы гаиләләр турында сүз дә юк, балалы гаиләләр өчен ташламалы ипотека шартлары үзгәрмәде диярлек. Ставкасы 6% дәрәҗәсендә сакланган, кредит буенча лимит – 6 млн.сум. Бу бик яхшы ярдәм. Бигрәк тә, әгәр, кредит тәнен үстереп, ана капиталын кушсаң», – дип РФдә дәүләт ярдәме белән ипотека программаларын гамәлгә ашыру турында түгәрәк өстәлдә белдерде ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев. Шул ук вакытта гаилә ташламалы ипотекасы 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган бер бала белән гаиләгә таратылды, моңа кадәр бу бары тик 2017 елдан соң туган очракта ике һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә генә мөмкин иде. Әлеге программа буенча ставкасы – 6%, кредит лимиты-6 млн.сум. «Суварстроит» девелопер компаниясенең коммерция директоры Эльвира Галәветдинова гаилә ипотекасының яңартылган шартлары сатып алучылар даирәсен шактый киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк, дигән фикер белдерде. «Әгәр элек гаилә ипотекасы өлеше якынча 10-15% тәшкил итсә, хәзер ул ике тапкыр – 30% һәм аннан да күбрәк булырга мөмкин», – дип саный ул. «Мондый программалар без алган темпларны саклап калырга ярдәм итәчәк, һәм, гомумән алганда, күчемсез милек базарындагы вәзгыятькә оптимизм белән карыйбыз», – диде Галәветдинова.


12
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында быел төзелеш өлкәсендә 6,9 млрд. сумлык 19 программа гамәлгә ашырыла. Программа мең ярымнан артык объектны үз эченә ала. Аларны үтәү күләме 60% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.


8
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Гражданнарга ярдәм итү буенча региональ программалар каталогы «ДОМ.РФ» АҖ консультация үзәге сайтында урнаштырылган. Хәзерге вакытта Рәссәй Федерациясе Президенты һәм Рәссәй Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан куелган бурычларны хәл итү максатларында, гражданнарга торак сатып алганда дәүләт ярдәме күрсәтүнең төрле чаралары гамәлгә ашырыла, шул исәптән «ДОМ.РФ» АҖ операторы булган гражданнарга дәүләт ярдәме белән ипотека программалары, шулай ук Рәссәй Федерациясенең аерым субъектлары территориясендә эшләп килүче ярдәм программалары. «ДОМ.РФ» АҖ тарафыннан Рәссәй Федерациясе территориясендә гамәлдә булган гражданнарга торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән региональ ярдәм программалары турында белешмәләр җыю һәм анализлау үткәрелде. Үткәрелгән эш нәтиҗәләре буенча Рәссәй Федерациясенең 73 субъекты территориясендә гамәлдә булган программаларның аларда катнашу шартлары һәм катнашучыларга карата таләпләр күрсәтелгән онлайн каталогы төзелде. Гражданнарга ярдәм итү буенча региональ программалар каталогы «ДОМ.РФ» АҖ консультация үзәге сайтында урнаштырылган: https://спроси.дом.рф/catalog/ - торак сатып алу мәсьәләләре буенча гражданнарга түләүсез ярдәм күрсәтүнең социаль сервисы.


7
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Республиканың белем бирү учреждениеләрендә капиталь ремонт план күрсәткечләренең яртысыннан артыгы төгәлләнгән. 2021 елда бу эшләргә 2 млрд. сум финанслау каралган. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров шундый мәгълүмат китерде. Ул искәрткәнчә, Татарстанда социаль объектларны капиталь ремонтлауга һәм реконструкцияләүгә аерым игътибар бирелә. 2012 елдан төбәктә мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру башланды. Узган елларда 1,4 меңнән артык мәгариф учреждениесе ремонтланган. «Быел әлеге программа буенча 213 мәгариф объектында капиталь ремонт планлаштырылган. Алар арасында 33 муниципаль мәктәп, 10 коррекцион мәктәп, 48 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы, 116 объектта функциональ зоналарны ремонтлау, шулай ук дүрт объектта уңайлы мохит булдыру буенча эшләр бара. Финанслау күләме 2 млрд. сум тәшкил итә. 2 нче июльгә программаның үтәлеш күләме 51%ка бәяләнә», - дип сөйләде журналистларга Насыйров. «Шулай ук 2014 елдан республикада база эш бирүчеләренең кадрлар ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен ресурс үзәкләренә капиталь ремонт ясау программасы гамәлгә ашырыла. Узган вакыт эчендә шундый 82 учреждение ремонтланган. Быел 500 млн. сумлык тугыз объектны ремонтлау планлаштырылган. 2 июльгә башкарылган эшләр күләме 52% тәшкил итә, бер объект инде төгәлләнгән», — дип нәтиҗә ясады Илдус Насыйров.

Бүген Алабугада Меңьеллык урамындагы 4 катлы йортка тантаналы рәвештә күченү булды. Проблемалы йорт төзелешен тәмамлау Татарстан Республикасының өлешчеләренә ярдәм итү фонды акчалары хисабына башкарылды. 2016 елдан 2019 елга кадәр республикада 3 800 өлешче өчен 29 объект файдалануга тапшырылды. Узган ел 7 проблемалы йорт буенча 398 алданган өлешченең хокуклары торгызылды. Бүгенге көндә калган объектлар буенча тиешле эшләр оештырылган. Тантаналы чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев катнашты. Марат Айзатуллин билгеләп үткәнчә, бүген файдалануга тапшырыла торган йорт проблемалы йортлар арасында санала. Аны тапшыру Татарстан Республикасы Президенты һәм федераль үзәкнең кабул ителгән карарлары, Республика Хөкүмәте, Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары һәм өлешчеләргә ярдәм итү фондының уртак эше нәтиҗәсендә мөмкин булды.


5
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Татарстан Республикасында объектлар төзү һәм капиталь ремонтлау өлкәсендәге программаларның гамәлгә ашырылуы турында хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International