17 июнь көнне «ВолгаСтройЭкспо» ярминкәсендә катнашучыларны сәламләп, төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе Президиумы (штаб) рәисе урынбасары - Рәссәй Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин әнә шундый белдерү ясады. Ул шулай ук Төзелештә кайбер процедураларны гадиләштерүче тармактагы үзгәрешләр турында сөйләде. Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, 2018 елның 1 июленнән барлык проект документлары һәм аның буенча эксперт бәяләмәләре капиталь төзелеш объектларының проект документларына экспертиза бәяләмәләренең бердәм дәүләт реестрына (ББДР) кертелә, шул исәптән икътисадый нәтиҗәле проектларны кабат куллану мөмкинлеге дә бар. «Әмма бу проектлаучыларның һәм экспертларның йөкләнә торган документациянең сыйфатына бик җаваплы мөнәсәбәтен дә күздә тота. Бу мизгелнең мөһимлегенә аерым игътибар итәм. Әгәр алар булса, 2021 елның 1 гыйнварына кадәр проект документларына үзгәрешләр кертергә кирәк", - дип басым ясады Рәссәй Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы төзелеп килүче объектларны йөреп чыкты. Аны Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов, Казан мэры Илсур Метшин, подряд оешмалары вәкилләре озата йөрде.
Беренче объект профессор А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник инфекцион сырхауханәсе булды, анда төзелеш дәвам итә.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, эшләр үтәлеше 54%. Объектны 15 августка файдалануга тапшырырга җыеналар. Татарстан Президенты темпны югалтмаска өндәде. Шулай ук ул төзелешнең барлык технологияләрен үтәүне сорады.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Зур Казан боҗрасы төзелеше белән танышты. Эшләр ике этапта бара. Бүгенгә барлык эшләр дә график буенча бара. Үтәлеш 90%.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Кабан күле яр буен төзекләндерүнең икенче чиратын реконструкцияләү проектын гамәлгә ашыруны карады. Г. Камал театры яр буе тапшырылган инде.
27 июньгә – яшьләр көненә Миллениум күпере астындагы «Урам» экстрим-паркын тапшыру каралган. Рөстәм Миңнеханов эшләрнең барышы белән танышты.
Азакта Татарстан Республикасы Президенты «Казан» ММҮндә булды. Монда «Хөррият» скульптурасын яңарту эшләре бара.
Рәссәйнең Төзелеш министрлыгы төзүче тарафыннан объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт алынганнан соң - өлешләп төзүдә катнашу объектына милекче хокукын рәсмиләштергәнче үк эскроу счетларын ачу турында тәкъдим кертте. Бу хакта Рәссәй Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев 17 июньдә Федерация Советының пленар утырышында белдерде. «Безнең Үзәк Банк белән уртак позициябез алга таба. Хәзерге вакытта система һәм банклар мондый катлаулы мәсьәләгә әзер түгел, чөнки бу катгый идарә итүне таләп итә. Бу тема уртача вакытка кичектерелгән, әмма 214 нче Федераль законга әзерләнә торган төзәтмәләрдә түбәндәге карар тәкъдим ителә: төзүчегә акча тапшырырга һәм эскроу счетын ачарга милек хокукын теркәгәннән соң түгел, ә объект файдалануга тапшырылганнан соң ук мөмкин. Бу этапта бернинди хәвеф-хәтәрләр дә юк, ә төзүче, ким дигәндә, өч айга иртәрәк, конкрет проектны тормышка ашыруга салынган үз акчаларын алачак, проект финанславын кире кайтарачак, шуңа бәйле рәвештә, аның өчен процентлар түләүдән туктаячак», – дип билгеләп үтте Владимир Якушев.
Беренче пациентларны ФАП фельдшеры быел ук кабул итәр дип планлаштырыла. Яшел Үзән районының Күгеш авылында модульле технология буенча яңа фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк. Төзүчеләр киләчәк дәвалау учреждениесе өчен нигез әзерли башладылар инде. Беренче пациентларны ФАП фельдшеры быел ук кабул итәр дип планлаштырыла. Төзелеш «Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү» республика программасы ярдәмендә мөмкин булды. Элегрәк «Татар-информ» МА хәбәр иткәнчә, Татарстанда быел 43 ФАП һәм җиде табиб амбулаториясе төзеләчәк. Фельдшер-акушерлык пунктларын, патологоанатомия бүлекләрен төзү һәм сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау буенча чаралар Татарстанда 2012 елдан бирле тормышка ашырыла.
Чара барышында ташламалы кредит бирүгә аерым игътибар бирелде. Беренче сессиядә РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев, төзүчеләрнең Милли берләшмәсе президенты Антон Глушков, «Инград» дәүләт корпорациясе вице-президенты Артем Бортневский, Кронштадт шәһәренең туристлык-рекреация кластерын үстерү буенча максатчан коммерцияле булмаган фонд инвестицион комитеты рәисе урынбасары Ксения Шойгу һәм башкалар катнашты. Рәссәй Төзелеш министрлыгы башлыгы үз чыгышында ташламалы кредит бирүгә аерым игътибар бирде. Ул билгеләп үткәнчә, киләчәктә заемчыларга да, гомумән төзелеш секторына да ярдәм күрсәтеләчәк. «Безнең министрлык, бизнес һәм РФ субъектлары җәлеп итеп, милли план өстендә эшли. Хәзерге вакытта финанслау белән ныгытылган өч әйбер – процент ставкасын субсидияләүгә – 6 млрд сум, алданган өлешчеләр мәсьәләләрен хәл итүгә – 30 млрд сум, базар процент ставкасы белән бурычка алган төзүчеләрнең кредитлары буенча (алар бүген, гомумән алганда, компанияләр торышына басым ясый) процент ставкасын субсидияләүгә – 12 млрд сум. Ел нәтиҗәләре буенча торак тапшыру планы белән туры килүен теләр идек», – дип ассызыклады Владимир Якушев.
2021 елда Түбән Әлки авылында республика программасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә 200 урынга исәпләнгән заманча мәдәният йорты бинасы төзелеше көтелә. Бу хакта район башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина хәбәр итте. Түбән Әлки мәдәният учагы бинасы 1986 елда төзелгән, капиталь ремонт 2002 елда үткәрелгән.
"Соңгы елларда районда мәдәният учреждениеләре төзү һәм ремонтлау буенча бик күп эшләнә. 2012 елдан бирле авылларда 10 клуб сафка басты, 5 мәдәният йорты капиталь төзекләндерелде.Быел Ташбилге авылында клубны ремонтлау буенча зур эш алып барыла. Түбән Әлкидә яңа мәдәният йортын төзү планына кертү турындагы хәбәрне халык шатланып каршы алды", - дип хәбәр итә Рәсимә Гайфуллина.
Республиканың барлык төзелеш тармагы торакны файдалануга тапшыру буенча бурычларны үтәүгә юнәлдерелгән, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы төзелеш министры. Татарстанда бу ел ахырына 3 млн.кв. метр торак төзергә планлаштыралар, хәзер бөтен төзелеш тармагы бу бурычны үтәргә җыена. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов Андрей Кузьмин белән әңгәмә вакытында хәбәр итте. «Быел 2 млн. 979 мең кв. метр торак кулланышка кертү бурычы куелган. Без бу бурычны үтәргә барабыз, Рөстәм Нургалиевич, Дәүләт Советының торак төзелеше һәм шәһәр мохите буенча эш төркеме җитәкчесе буларак, бу хакта күп тапкыр белдерде»,- диде министр. «Татарстан Республикасы буенча 5 ел дәвамында 3 млн 600 мең кв. метр торак төзү максаты куелды. Бу без эшләргә күнеккән саннарга караганда бер ярым тапкырга күбрәк»,- дип билгеләп үтте ул.
2020 елның 17 нче июнендә 13:00 сәгатьтә Эшкуар йортында (Петербург урамы, 28) һәм «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк» ДАУ матбугат үзәгендә (Петербург урамы, 52) виртуаль режимда «ТатПатент» – https://patentrt.ru/платформасын тәкъдир итү булачак, ул инновацияле чишелешләрне һәм перспективалы проектларны эшләүдә һәм гамәлгә кертүдә Татарстан Республикасы инноваторларына һәм бизнесына һәр яклы ярдәм күрсәтүгә корылган.
«ТатПатент» – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә 2018 елда «Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәге» ТР ДУП тарафыннан төзелгән уникаль цифрлы платформа.
Агымдагы елда «ТатПатент» платформасы тулысынча яңартылган һәм хәзер ул Татарстан Республикасы икътисадының реаль секторы өчен глобаль сервис булып тора, түбәндәге юнәлешләрне берләштерә:
Чара спикерлары буларак түбәндәгеләр чыгыш ясаячак:
- Киреева Индира Радыковна, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары;
- Донской Павел Михайлович, «Татарстан фәнни-тикшеренү институты» ТР ДУП Интеллектуаль банкны үстерү һәм ярдәм итү идарәсе башлыгы, «ТатПатент» проекты җитәкчесе;
- Буслаев Вячеслав Сергеевич, «Татарстан фәнни-тикшеренү институты» ТР ДУП Интеллектуаль мәгълүматлар банкын алга этәрү һәм алып бару бүлеге башлыгы, «ТатПатент» проектын үстерү җитәкчесе.
Чарага теркәлү: https://tcnti.timepad.ru/event/1331333/
Чарада катнашу буенча сораулар: +7 843 280 04 44, dir@tcnti.ru
Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь төзекләндерү программасы буенча 41 районда (Әлки, Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан тыш) гомуми мәйданы 6,5 млн кв. м. булган 1 064 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Программаның финанслар күләме 6 млрд 658 млн 58 мең сум. Бу хакта республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Алексей Фролов мәгариф объектларындагы капиталь төзекләндерү турында сөйләде. 11 июньгә 36 объектның 34ендә эш бара, ике объектта эшләр төгәлләнгән. Планлаштырылган өч коррекцион мәктәптә капиталь төзекләндерү эшләре бара. 87 мәктәпкәчә белем бирү оешмасының 84ендә капиталь ремонт бара, өч объектта эшләр төгәлләнгән.
Шулай ук министр урынбасары гомуми белем бирү һәм коррекцион мәктәпләрдә, ресурс үзәкләрендә, уку корпусларында һәм тулай торакларда капиталь ремонт барышы турында сөйләде. Республикада 21 спорт объектында, 6 балалар сәламәтләндерү лагерендә капиталь төзекләндерү эшләре бара.
Республикада 8 сәламәтлек саклау объектына капиталь ремонт ясалачак, мәдәният объектларында, ындыр табакларында, ат, сыер фермаларында капиталь ремонт бара. Машина-трактор паркларына, яшелчә-бәрәңге саклагычларына, ветеринария берләшмәсе һәм авыл хуҗалыгы идарәсе биналарына, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары (советлары) биналарына, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренә, муниципаль архивларга капиталь ремонт программалары гамәлгә ашырыла.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган урманчылыкларның биналары төзекләндереләчәк, 14 объектның 12сендә эшләр бара.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, РФ Милли гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе биналарына ремонт ясау дәвам итә.
Шулай ук ТР газлаштыру фондының берничә программасы тормышка ашырыла.
Индивидуаль җылыту системасына күчү программасы буенча 925 фатир өчен газүткәргечләрне монтажлау һәм 284 фатирда җылыту системасы башкарылган.
ТР торак пунктларында урамнарны яктырту программасы буенча 1 мең 359 яктырткыч куелган.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, татарстанлылар республикада илкүләм проектларның ничек тормышка ашырылуын күрә алсын өчен, масштаблы фотокүргәзмәләр оештырылачак.
Татарстан фотографлары «Илкүләм проектлар: «Татарстан 2020» фотобәйгесендә катнаша ала. Бәйге нәтиҗәләре буенча татарстанлылар республикада илкүләм проектларның ничек тормышка ашырылуын күрә алсын өчен районнарда зур фотокүргәзмәләр оештырылачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
Бәйге берничә этапта уза, аларның йомгаклары буенча жюри җиңүчеләрне ачыклаячак.
Катнашучылар түбәндәге номинацияләрдә үз көчләрен сыный ала: «Элек юк иде», «Кунакка чакырабыз», «Чишелеш бар», «Туры караш», «Объективта — балалар», «Һәркемнең мәнфәгатен кайгыртып, республика иминлеге өчен».
Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылачак. Иң яхшы эшләр республиканың басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылачак, шулай ук Татарстандагы күргәзмә мәйданчыкларына да җибәрәчәкләр.