ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры эш визиты белән Кубас мәктәбендә һәм 17 нче балалар бакчасында булды.
Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов, Фәрит Мөдәрис улы Кубас төп гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Комиссия май ахырында башланган ремонт эшләренең барышын карады.
Комиссия әгъзалары ремонтның ахыргы этабына чыгуын билгеләп үттеләр. Төзүчеләр эшләрне уку елы башына тәмамларга тиеш.
Коридорлар, сыйныфлар, хуҗалык бүлмәләре ремонтланды. Эчке отделка эшләре тәмамланган диярлек.
Министр визиты программасында икенче объект 17-нче номерлы балалар бакчасы булды. Ул 6 төркемнән тора, шуларның берсе ясельная. Мәктәпкәчә учреждение мөдире билгеләп үткәнчә, төзүчеләрнең зур эш башкаруыннан канәгать. Капиталь ремонт 98% ка үтәлгән.
- Без балаларның балалар бакчасына йөри башлауларын бик көтәбез. Безгә барысын да алмаштырдык: суүткәргечтән алып түбәгә кадәр. Бина 1972 елда төзелгән һәм хәзерге вакытта үткәрелә торган капиталь ремонт – аның өчен беренче. Инженерлык системасын яңартуга бик шатбыз.
Визит нәтиҗәләре турында киңәшмәдә сөйләштеләр.
- Беренче сентябрьдә безнең балалар сыйфатлы уку йортларына керәчәк. Ике мәгариф учреждениесендә дә ремонтны бер подрядчы оешма башкара. Әле эшлисе эшләр бар, әмма төзүчеләр билгеләнгән вакытка сыешыр дип уйлыйм, - ди Фәрит Мөдәрисович.
Киңәшмәдә район башлыгы Дмитрий Иванов Чистай районында капиталь ремонт программасы гына актив тормышка ашырылмавын билгеләп үтте. Соңгы 5 елда 3 яңа балалар бакчасы, 19 ФАП, 20дән артык спорт мәйданчыгы, спорт комплексы, стадион, яңа мәктәп һәм башка объектлар төзелде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Биек Тау авылында яңа йөзү бассейнын ачты.
Бассейнда тәүлегенә 576 кеше йөзеп чыга алачак.
Татарстан Президенты яңа бассейн бинасын карап чыкты һәм башкарылган эшләрнең югары сыйфатлы булуын билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Бүген Биектау районы актив үсештә, массакүләм спортны үстерүдә зур уңышларга ирешә. «Бу районда мин үзем эшләгән идем, мондагы уңай үзгәрешләрне күрәм. Яңа спорт объектлары төзелә, массакүләм спортны үстерүдә күп көч куела, – диде Татарстан Республикасы Президенты. - Бүген республикада 11 меңнән артык спорт объекты бар, шулардан 239сы ябык бассейн. Республика халкының яртысы спорт һәм физкультура белән шөгыльләнә».
Аннары Татарстан Республикасы Президенты йөзү буенча халыкара ярышларда җиңү яулаган Егор Куимовка Россия Федерациясе Президенты Рәхмәтен тапшырды.
Эш сәфәре барышында Биек Тауда Татарстан Республикасы Президенты яңа «Байгыш» балалар бакчасы төзелешенең барышы белән танышты. Объект 340 урынга исәпләнгән.
Төзекләндерү эшләре республиканың 41 районында һәм 2 шәһәр округында алып барыла. «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча ремонт эшләре Татарстанның 515 ишегалдында башланган. Татарстанның тагын 213 ишегалдында асфальт һәм бордюрлар җәю тәмамланган инде, төзүчеләр яктырту баганаларын монтажлыйлар һәм кече архитектура формаларын урнаштыралар. Аксубай, Балтач, Яшел Үзән, Лаеш, Минзәлә, Түбән Кама һәм Чистай районнарында барлык төзү-монтаж эшләренең яртысыннан артыгы башкарылган инде. Казанда үтәлеш проценты тагын да югарырак — 226 ишегалдының 209ында эшләр ахырына якынлаша. Татарстан ишегалларын яңартуның соңгы этабы балалар өчен уен комплекслары һәм спорт җиһазлары урнаштыру булачак. Агымдагы елда «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча комплекслы төзекләндерү 1084 ишегалдында башкарылачак. Быел төзекләндереләчәк барлык объектлар да «Төзекләндерү картасына» төшерелгән. Төзелеш эшләре башланырга өч көн калганда, һәр ишегалдында, төзекләндерүнең финал планы белән, объект паспорты урнаштырыла. Аның буенча йортларда яшәүчеләр ишегалдында эш барышын контрольдә тота ала. Программаны тормышка ашыру барышы турында хәбәрләр кайнар линия 8 (800) 27-520 номеры буенча, Instagram һәм ВКонтакте социаль челтәрләрендә кабул ителә. WhatsApp 7 (939) 302-2020 номеры буенча актив халык шулай ук үз ишегалдында үткәрелгән эшләр сурәтләнгән фото һәм видео җибәрә ала.
Документлар шәһәр системаларының функциональ ярашуы, шәһәр инфраструктурасының төрле элементларын планлаштыру, эксплуатацияләү һәм техник хезмәт күрсәтү методологиясе мәсьәләләрен, шәһәрдә интеллектуаль транспорт системаларын оештыру буенча тәкъдимнәрне җайга сала. Моннан тыш, шәһәр инфраструктурасы кысаларында төрле оешмалар тарафыннан ачыклык, алмашу һәм зур мәгълүматларны бергәләп куллану мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Өч ел сынау һәм төрле дәрәҗәләрдә стандартларны апробацияләгәннән соң, катнашучылар кисәтүләре нигезендә төзәтмәләр кертү мәҗбүри булачак.
Бүген Лениногорск районына эш визиты белән төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов килде. Фәрит Хәнифовны Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов озатып йөрде.
Фәрит Хәнифов үзенең визиты башында ишегалды бәйрәмендә булды, ул бүген үз микрорайонында яшәүчеләр өчен 6 нчы ТОС оештырды.
Ишегалды бәйрәме Ленинград ур., 61 адресы буенча урнашкан ишегалды мәйданчыгында узды. Әлеге ишегалды «Безнең ишегалды»Президент программасы кысаларында төзекләндерелә.
Ишегалдында мәйданчыкны монтажлау һәм калдыкларны селектив җыюны җиһазлау эшләре тәмамланып килә, кече архитектура формаларын китерү һәм монтажлау көтелә, урам утларын ремонтлау эшләре бара, юл эшләре 100% ка төгәлләнгән.
Бүләкләү тантанасын министр Фәрит Хәнифов һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов үткәрде. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Рәхмәт хаты белән «ИСБ» ҖЧҖ генераль директоры Максим Мовляк, «АЛЕКСЕЕВСКДОРСТРОЙ» ААҖ генераль директоры Марат Саттаров һәм «СтройБарс» ҖЧҖ директоры Каридон Карапетян бүләкләнде. «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советы аппаратының Рәхмәт хаты белән «СтройБарс» ҖЧҖ юл эшчеләре Романос Давтян һәм Григорий Косоян бүләкләнде, шулай ук микрорайонның актив кешесе Инна Кириченкога Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе кысаларында шәһәр Советы депутаты Алексей Никишин булачак беренче сыйныф укучыларына канцелярия кирәк-яраклары тутырылган 7 портфель тапшырды.
Аннары мэриянең утырышлар залында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов, шулай ук Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә төзелеш һәм ТКХ тармагы мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды.
Киңәшмәдә программа һәм программадан тыш объектларны (төзелеш һәм капиталь ремонт) тормышка ашыру, подрядчы оешмалар тарафыннан тапшыру, 2020 елда торак тапшыру, шулай ук 2020-2021 җылыту сезонына әзерлек, шул исәптән ТКХ өчен түләүләр җыю һәм ягулык-энергетика ресурслары өчен бурычлар мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Аннары төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов белән бергә 1 нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә, 23 нче балалар бакчасында, Ленин урамындагы скверда, М.Горький исемендәге паркта булды
Республикада вандализмның иң югары ноктасы итеп 2016 һәм 2017 еллар билгеләнде. Татарстанда вандализм актлары елдан-ел кими бара. Аларның югары ноктасы 2016 һәм 2017 еллар иде, әмма елдан-ел бу кими бара. Әлеге фикерне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Айназ Ярмиев җиткерде. «2016 һәм 2017 еллар максималь дәрәҗәдә вандаль булды. Хәзер паркларда һәм скверларда вандализм кими, чөнки кешеләр биредә барысы да нәкъ менә алар өчен эшләнгәнлеген аңлый», — диде Ярмиев. Ул билгеләп үткәнчә, 2016 елдан башлап, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова булганда, парклар һәм скверлар проектлары кардиналь рәвештә үзгәрде, нәкъ менә капиталь ремонт программаларыннан алар европадагыларга охшаган тулы канлы яңа иҗтимагый киңлекләргә әверелде.
Балтач һәм Әлмәттә үзәк урамнарны төзекләндерү эшләре башланды инде. Татарстанның кече шәһәрләрендә һәм авыл җирлекләрендә паркларны һәм скверларны төзекләндергәннән соң әһәмиятлелеге буенча үзәк һәм икенче урамны төзекләндерә башлаячаклар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Айназ Ярмиев сөйләде. «Әлегә Казанда ремонтланырга тиешле парклар бар. Кече шәһәрләр һәм авыл киңлекләре буенча без инде урам челтәренә күчәбез. Хәзер үзәк урамнар төзекләндерелә, киләчәктә әһәмияте буенча икенче урамга да күчәргә планлаштырабыз», — диде Ярмиев. Ул билгеләп үткәнчә, Балтач һәм Әлмәттә үзәк урамнарны төзекләндерү эшләре башланган инде.
Республиканың һәр кешесе «Безнең ишегалды» программасы буенча кайнар линиягә шалтырата яки сайтка яза һәм территорияне төзекләндерү буенча үз теләкләре турында сөйли ала. «Безнең ишегалды» республика программасы буенча, янәшәдәге территория төзекләндереләчәк йортта яшәүче һәр кеше кайнар линиягә шалтырата яки сайт аша мөрәҗәгать итә һәм үз теләкләре турында сөйли ала. Еш кына кешеләр үз йорты янында машиналар өчен парковка барлыкка килүен тели. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Айназ Ярмиев сөйләде. «Барыннан да ешрак парковкалар сорыйлар. Әмма бу бик бәхәсле мәсьәлә, чөнки алар кемгә дә булса кирәк, ә кемгәдер юк», - диде Ярмиев. Ул билгеләп үткәнчә, машинасыз ишегалды — бу яхшы идея, әмма әлегә кешеләр мондый хәлгә әзер түгел, автомобильнең тәрәзәләре астында ук торырга тиеш. Вакытлар узу белән эшләрнең сыйфаты буенча мөрәҗәгатьләр саны да арта, бу министрлык эшен җиңеләйтә, чөнки халык төзекләндерү барышын үзләре контрольдә тота.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Казанның Совет районындагы «Седьмое небо» торак районы төзелешенең архитектура концепциясен тәкъдим иттеләр.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина һәм башкалар катнашты.
«Седьмое небо» торак районын төзү территориясе һәм территорияне үстерү проектлары турында «Ак Барс Девелопмент» ҖЧҖ генераль директоры Марат Шаһитов сөйләде.
«ОСА» архитектура бюросы (Екатеринбург) проекты җитәкчесе Алексей Шалаев комплекслы төзелеш проекты турында сөйләде.
Шулай итеп, 27,7 га мәйданда төрле катлы 44 бина – торак һәм офис-сәүдә объектларын комплекслы төзү күздә тотыла. Проектта 4,7 мең уңайлы сыйфатлы фатир төзү каралган. Социаль инфраструктура - мәктәп һәм балалар бакчалары төзү каралган. Территорияне этаплап сафка кертү 2023-2027 елларда планлаштырыла. Территория транспорт белән тәэмин ителгән, шул исәптән янәшәдә метро станциясе урнашачак.
Рөстәм Миңнеханов торак районы төзелеше концепциясен уңай бәяләде. Аның сүзләренә караганда, төзелешкә комплекслы якын килергә, кешеләр өчен, шул исәптән социаль объектларны, башка инфраструктураны карарга кирәк.
ТР Президенты Бөгелмә районының яшь гаиләләре белән очрашты. Татарстанда беренче яшь гаилә яңа шартларда социаль ипотека программасы буенча торак алуга теркәлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә районының яшь гаиләләре белән очрашуда хәбәр итте. Элегрәк Татарстан Президенты ТР Хөкүмәтенә социаль ипотека программасының гамәлдә булуын Татарстанның барлык яшь гаиләләренә киңәйтергә кушты, чөнки хокуктан бары тик бюджет өлкәсендә эшләүче яшь хезмәткәрләр генә файдаланды. Яшь гаиләләр фатирны 28,5 елга сатып ала алачак. Ике кешедән торган гаиләгә норматив-42 кв.метр, 3 кешедән торган гаиләгә — кешегә 18әр кв. метр.