ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2018 ел
җомга

«Регионнар - тотрыклы үсеш» конкурсы РФ төбәкләре инвестицион җәлеп итүчәнлеген күтәрү өчен һәм инвестицион проектларны финанслау буенча яңа механизмнарын булдыру сәбәбендә РФ Хөкүмәте йөкләмәсен үтәү тәртибендә 2011 елдан башлап ел саен үткәрелә. 2018 елның 1 сентябреннән 30 октябрь көненә кадәр ташламалы кредит алырга хокукына ия инвестпроектлар гаризаларын сайлап алу көзге этабы үткәрелә. Конкурсны оештыручылар – «Рәсәй Саклык банкы» ҖАҖ , «ВТБ Банкы» ҖАҖ һәм «Россельхозбанк» АҖ.Конкурс, документлар кабул итү, катнашучыларга методик тәкъдимнәр турында мәгълүматны www.infra-konkurs.ru рәсми сайтында,  8-800-775-10-73 телефоны буенча,  infro@infra-konkurs.ru электрон почта аша белергә мөмкин.


15
август, 2018 ел
чәршәмбе

Агымдагы елда 681 миллион сум сумлык 28 белем бирү оешмалары ремонты планлаштырылган: 16 муниципаль һәм 12 коррекцион мәктәп, һәм 1 млрд 794 млн. сум сумлык 94 балалар бакчасы. Бу хакта социаль әһәмияттәге объектлары төзелеше һәм капиталь ремонты мәсьәләләренә багышланган пресс-конференциядә, Татарстан Төзелеш Министрлыгының ТКХ программаларын эксплуатация һәм гамәлгә ашыру идарәсе начальнигы Айрат Галләмов. «әлеге программаны гамәлгә ашыру 6 ел эчендә республиканың 926 белем бирү учреждениеләре ремонтланган: 704 муниципаль һәм 49 коррекцион мәктәп, 173 балалар бакчасы. Финанслауның гомуми күләме-якынча 15 млрд. сум, – дип йомгаклады министрлык вәкиле. – Бүгенге көнгә гомумбелем бирү мәктәпләр буенча төзелеш-монтаж эшләре 91,7% башкарылган, 7 объектта эшләр тәмамланган. Коррекцион мәктәп буенча төзелеш-монтаж эшләре 76,5% башкарылган. Балалар бакчалары буенча 22 объектта эшләр тәмамланган».

Агымдагы елда 281 млн. сум сумлык 28 мәдәни билгеләнештәге объектлар төзелеше планлаштырыла.Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте. «2012 елдан башлап, муниципаль берәмлекләрдә югары тормыш сыйфаты булдыру, мәдәни кыйммәтләргә мөмкинлеге, мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү мөмкинлеклеге һәм халыкның иҗади формалашуы максатларында күп функцияле мәдәният үзәкләре төзелеше Программасы гамәлгә ашырыла. Барлыгы 2012 елдан 2017 елга кадәр чорында республика бюджеты хисабына: 2 млрд 624 млн сум –257 авыл клублары төзелде, – диде Илшат Гыймаев. Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә эшләр 4 объектта тәмамланган: Зәй, Мамадыш, Кайбыч, Чүпрәле муниципаль берәмлекләрдә, 24 объектта төзелеш дәвам ителә.


14
август, 2018 ел
сишәмбе

Үзара файдалы хезмәттәшлек перспективалары турында бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин һәм YDA Group төрек холдингы идарә рәисе Хюсейн Арслан фикер алыштылар. Төп темаларының берсе төзелеш өлкәсендә дәүләт-шәхси партнерлык булды. Үзенең сәламләү сүзендә министр билгеләп үткәнчә, Татарстанда төзелеш эшләре күләме2018 елга фаразы буенча 355 млрд сум тәшкил итәчәк, шул исәптән бюджет төзелеше һәм коммерция оешмалары төзелеше. Төп объектлар – күбесе –республика предприятиеләре төзелә. Статистика хезмәте соңгы мәгълүматы буенча, төзелеш тармагында эшләүчеләр саны (Татарстан республикасында) 105 мең кеше тәшкил итә. «Бик күп объектларны без безнең төркия партнерлары белән Казанның мең еллыгына әзерләгәндә төзедек, бу-Кол Шәриф мәчете, Казан кремлендә реконструкцияләү, Татарстан Республикасы Президенты резиденциясе һәм кайбер башка мөһим объектлар, – дип билгеләп үтте Ирек Фәйзуллин.


11
август, 2018 ел
шимбә

Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонталу барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фзйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 


10
август, 2018 ел
җомга

Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Кадерле коллегалар!

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне һөнәри бәйрәмегез – Төзүчеләр Көне белән котлыйм! Бу, әлбәттә халыкара бәйрәм, ул республика буенча, үз язмышын төзү– горур һәм мактаулы һөнәр белән бәйләгән –йөзләгән мең кешеләрне берләштерә. Берничә дистә еллар буе нәкъ менә төзелеш тармагы Татарстанның холкын һәм йөзен билгели, республика икътисадының тйп сырты, аның горурлыгы һәм даны булып тора. Төзүчеләр казанышлары кулга-кул тотынып даими модернизацияләү белән, ә иң мөһиме – безнең республика, безнең ил киләчәген үз хезмәте белән булдырган кеше турында кайгыртучанлык белән бара. Без беләбез, - электән төзүче хезмәте ансат түгел иде. Бу һөнәргә элеккечә үк, иң көчле, җаваплы һәм батыр кешеләр килә. Чын күңелдән Сезгә һөнәри осталык һәм үз эшегезгә бирелгән булуыгыз өчен рәхмәтле. Кадерле дуслар! Чын күңелдән Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, кирәкле һәм игелекле эштә зур уңышлар телим!

Бүген тантаналы рәвештә Яр Моркваш авылында балалар бакчасы ачылды. Яңа балалар бакчасы 50 урынга исәпләнгән. Учреждение тулысынча укомплектовано заманча техника һәм җиһаз белән җиһазланган, матур беседкалар һәм уен мәйданчыклары урнаштырылган, якынча территория төзекләндерелгән. Республика бюджетыннан балалар бакчасына 45 миллион бүлеп бирелгән. «Безнең халык өчен яңа мәктәпкәчә учреждениесен ачу бик мөһим вакыйга һәм яңа уку елына кадерле бүләк булды. Хәзер Яр Моркваш җирлегендә балалар бакчасына чират соравы белән тулысынча булдырдык. Урыннар барлык балага җитәрлек, ", - диде ачылу тантанасында Яр Моркваш авыл җирлеге башлыгы Ильнур Гаязов.

ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә 2018 елның июлендә Чистай ЗТИ тарафыннан Нурлат ш. "Городок" ҖЧҖ, Чистай ш. "Жилищник-5" ИК ҖЧҖ һәм "Восток" ТМШ карата планлы тикшерүләр башланды (хәзерге вакытта әле тәмамланмаган). Аталган идарәче оешмаларга карата уздырыла башлаган планлы тикшерүләр барышында гомуми мәйданы 121,417 мең кв. метр булган 35 күпфатирлы торак йорт комплекслы тикшерелде, 47 җитешсезлек очрагы ачыкланды, аларны бетерү буенча 12 күрсәтмә бирелде.  2018 елның июлендә Чистай ЗТИ гражданнардан 28 мөрәҗәгать (26 язмача һәм 2 телдән) килде.  Килгән мөрәҗәгатьләрнең 10сы урынга чыгып тикшерелде, аларның 7се инспекция контрольлегенә алынды (күрсәтмәләр бирелде).


9
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.

Анда ул Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты. Яклар республикада төзелеш, күп фатирлы йортларны капиталь ремонталу, уңайлы шәһәр мохите булдыру өлкәләрендә федераль финанслау катнашындагы программаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында сөйләште.

Шул исәптән республикада иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы да гамәлгә ашырыла - Татарстан Республикасы Россия регионнары арасында "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" өстенлекле проектын гамәлгә ашыру рейтингында беренче урында. 

Бүген «2018 ел Татарстан Республикасының иң яхшы сметачысы» конкурсының финал этабы узды. Республиканың иң яхшы сметачы исеменә 13 катнашучылар көч сынашты. Быел конкурсының өченче туры Бөтенрәссәй сметачылар конкурсының телдән имтихан форматында узды. 2018 елда Татарстанның иң яхшы сметачылары булдылар: Гөлназ Зиннәтуллина, «Казан Гипронииавиапром» АҖ сметалы бүлеге төркеме начальнигы (1 дәрәҗә Лауреаты һәм 2018 ел Татарстан Республикасының иң яхшы сметачысы). Екатерина Власенко, «ТИГП» 3 нче категорияле инженеры (II дәрәҗә Лауреаты). Ольга Вдовина сметалы-килешү «ПЦ Град» ҖЧҖ начальнигы (III дәрәҗә Лауреаты). Шул ук көнне бүләкләү тантанасы булды.
Әлеге чараны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев ачты. «Төзелеш законнарында актив үзгәрешләргә сәбәпле һөнәри осталык конкурсын үткәрү актуальләшә бара. Бүген без уңышлары билгеләп үтәргә һәм «Татарстан Республикасының иң яхшы сметачысы» конкурсына кызыксыну өчен Сезгә һәм Сезнең җитәкчеләрегезгә кызыксынулары өчен рәхмәт белдерергә җыелдык. Сезне лаеклы җиңүегез белән тәбрик итәм һәм сезгә зур уңышлар телим!», - диде ул.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International