ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2024 ел
җомга

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев «Төзелеш навигаторы 2024: цифралаштыруга таба юл. ОЭЗ «АЛАБУГА» конференциясендә катнашты.

Конференциядә Россия Төзелеш министрлыгы, Россия Главгосэкспертизасы, Мәскәү шәһәре төзелеш департаменты, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт экспертизасы һәм бәяләр төзү идарәсе, ведомство карамагындагы оешмалар белгечләре катнашты. Чарага илнең әйдәп баручы төзүчеләре һәм программа тәэминаты эшләүчеләре кызыксыну белдерде.

Бүген ТР Төзелеш министрлыгында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев җитәкчелегендә төзелеш тармагында хезмәт иминлеген саклау буенча эшче төркем утырышы узды.


14
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Теләче районында «Киләчәк» яшьләр үзәге ачылды. Ачылу тантанасында ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров белән бергә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм башкалар катнашты.

 


12
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Биектау районының Шигали авылында соңгы гражданнар җыены узды. Семиозерский авыл җирлеге гражданнары җыенында район башлыгы Равил Хисаметдинов, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин катнашты.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә төзелеш һәм капиталь ремонт программаларының Татарстанда ничек тормышка ашырылуы турында сөйләде.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә рәвешендә уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

 

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, программа буенча 2024 елда ким дигәндә 3 миллион 150 мең кв.метр торак тапшыру күздә тотыла. 10 февральгә план 13 процентка үтәлгән - 399 мең кв. м. кертелгән. Шул ук вакытта коммерцияле төзелештә планның 5 проценты тапшырылган: бу 22 күп фатирлы йорт, аларның гомуми мәйданы 68,9 мең кв. м., социаль ипотека программасы буенча планның 18 проценты үтәлгән, 29 мең кв. м. 12 йорт файдалануга тапшырылган.


9
февраль, 2024 ел
җомга

Казанның «Салават Күпере» торак районының «Мәхәббәт» торак комплексында Илһам Шакиров проспектындагы 18 нче номерлы 72 фатирлы йортта кешеләр яши башлады. Ул ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелде һәм 2019 елда Россия Президенты Владимир Путин башлап җибәргән «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының төп бурычларының берсен үтәргә — гражданнарыбызны арзан һәм уңайлы торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.


8
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Нурлат районына эш сәфәре кысаларында Нурлат шәһәрендәге су алу узелы,  чиста су белән тәэмин итү системасы эше белән танышты. Аны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов озатып йөрде.

Биектауның 2 нче мәктәбендә Биектау авыл җирлеге гражданнарының чираттагы җыелышы узды. Анда Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов катнашты. 


6
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында Приморье крае делегациясе белән очрашу булды. Очрашуны ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин үткәрде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International