ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында өлешләп төзүнең проблемалы объектлары 164 күп фатирлы торак йорт исәбенә керә, алар быел коммерциячел торак төзелеше линиясе буенча тапшырылырга тиеш. Әлеге объектларны төзү республикада хәзер актив алып барыла. Бу йортларның гомуми мәйданы 1 млн. 265 мең кв. м тәшкил итә.

Бүгенге көндә 59 күп фатирлы торак йорт төзелгән (мәйданы 309 мең кв.м, бу планның 24%ы). Шул исәптән Әлмәттә – 3, Югары Осланда – 3, Биектау районында – 2, Алабугада – 1, Зеленодольскта – 2, Лаешта – 1, Чаллыда – 15, Питрәчтә – 25, Казанда – 7.

Тагын 105 йортның әзерлек дәрәҗәсе түбәндәгечә: 46 йорт әзер диярлек; 37 йорт уртача әзерлектә (30% -70%); 22 йортның өчтән бер өлеше  әзер (0% -30%).

Социаль ипотека программасы буенча 280 мең кв. м. га исәпләнгән 161 йорт тапшырылырга тиеш. Шул исәптән Арчада – 1, Актанышта – 4, Алексеевскида – 2, Әлки районында – 1, Балтачта – 1, Бөгелмәдә – 1, Югары Осланда – 1, Зеленодольскта – 1, Казанда – 2, Менделеевскда – 1, Чаллыда – 1, Түбән Камада – 2, Яңа Чишмәдә – 4, Нурлатта – 3, Сабада – 13, Тәтештә – 1 йорт.

Тагын 75 йорт (мәйданы 71,3 мең кв. м) әзер диярлек.

Шәхси торак төзелеше линиясе буенча 8 330 йортны тапшырырга кирәк. Биредә еллык план яртылаштан артык үтәлгән: 4 721 йорт (планның 57%ы) тапшырылган.

Шулай итеп, 2021 елда 2 млн. 670 мең кв. м торак төзелергә тиеш. Тулаем план 38,3%ка үтәлгән (1 022,2 мең кв. м). Бу узган ел белән чагыштырганда 112% тәшкил итә.

Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә. 2021 елда шундый 4 категориягә 741 гаилә керә.

Ятим балаларга 636 торак урын тапшырылырга тиеш.

ТР Дәүләт торак фонды белән электрон сату нәтиҗәләре буенча 10 муниципаль берәмлектә (Әлмәт - 18, Актаныш районы - 4, Әтнә районы - 1, Балтач районы - 4, Югары Ослан районы - 6, Түбән Кама - 28, Яңа Чишмә районы - 4, Сарман районы - 1, Ютазы районы - 1, Казан - 73) 140 торак бина сатып алу өчен ике дәүләт контрактына кул куелган.

Инде бу айда 49 яшь гаилә торак өчен субсидия алырга тиеш. Әлеге категория вәкилләре яшәгән муниципалитетларга төзелгән килешүләр кысаларында гаиләләргә субсидияләр түләү өчен бюджет акчалары күчерелгән.

Биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча финанслау лимиты тулысынча бүленгән. Муниципалитетларга кыска вакыт эчендә Дәүләт торак фонды базасына алучыларның мәгълүматларын йөкләргә кирәк. Быел программада 47 күп балалы гаилә катнаша.

Ниһаять, быел торак алучының 9ы мәҗбүри күченүчеләр, чернобыльчеләр һәм Ерак Төньяктан күченүчеләр категориясенә керә. Хәзерге вакытта 4 сертификат рәсмиләштерелгән инде.

Нотыкчы шулай ук быел дәүләт программалары һәм илкүләм проектлар кысаларында тапшырыла торган социаль-мәдәни өлкә төзелеше буенча чараларны гамәлгә ашыру турында да хәбәр итте. Шулай итеп, авыл җирлекләре башкарма комитетларының (советларының) биналарын (урыннарын) төзү программасы буенча төзелә торган объектларда төзү-монтаж эшләре 24%ка башкарылган. Быел программа кысаларында барлыгы 13 объект тапшырыла. Чистай РҮХ бинасы 31% ка әзер – бу быел медицина стационарларын төзү программасына кертелгән бердәнбер объект (2 атна эчендә динамика – 6,51 %).

Республикада сәламәтлек саклауның беренчел звеносын камилләштерү буенча масштаблы эш дәвам итә. Быел 42 блоклы фельдшер-акушерлык пункты төзелеше планлаштырылган. Шуларның 8ендә (Лениногорск, Нурлат, Чирмешән, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Ютазы районнары) эшкә керешкәннәр.

Шулай ук 4 табиб амбулаториясе төзелергә тиеш. Аларның икесе эшләнә инде.

Спорт корылмаларын төзү программасы 15 объектны үз эченә ала. Шул исәптән, бу – 9 универсаль спорт мәйданчыгы, шуларның 4се төзелә инде.

Блоклы модульле чаңгы базаларын төзү буенча эшләр 53%ка башкарылган. Быел шундый 2 база гына тапшырылырга тиеш, шуларның берсе инде төгәлләнгән (Апас районы).

Подрядчылар 2021 ел программасына кертелгән барлык 4 ябык футбол манежын төзүгә керештеләр (Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Чистай районнары). Әлегә планлаштырылган эш күләменең 3%ы үтәлгән.

Сыер абзарлары һәм сарык фермалары төзү программасы шулай ук республикада тормышка ашырыла. Программага кертелгән 7 объектның 2сендә – Ютазы һәм Кукмара районнарында эшләр бара. Ютазыда эшләр 70%ка үтәлгән, Кукмара районында объект буенча - 4%, 2 атна эчендә динамика 2,10% тәшкил итә.

Силос-сенаж траншеяларын төзү программасы буенча 67 объектны тапшыру каралган, шуларның 4се инде тәмамланган (3 объект Актаныш районында, 1се - Тукай районында). Тагын 10 объектта эшләр актив алып барыла (Саба, Тукай, Ютазы, Актаныш районнары). Программа кысаларында төзелеш-монтаж эшләренең гомуми күләме 22%ка бәяләнә.

«Торак» федераль проекты («Арт-Сити» торак комплексында, Казан) буенча 1,5 мең урынга исәпләнгән мәктәп 96,7%ка әзер.

«Торак» һәм «Хатын-кызлар мәшгульлегенә ярдәм итү» проектлары кысаларында 16 балалар бакчасы төзелә. Эшләр 31%ка башкарылган (2 атна эчендә динамика 4,04%).

«Балалар сәламәтлеген үстерү» федераль проекты буенча Балалар Республика клиник хастаханәсе территориясендә балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәген төзү дәвам итә. Объектның әзерлек дәрәҗәсе 72%ка бәяләнә.

«Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты буенча Кукмара шәһәрендә универсаль спорт залы төзелә, эшләр күләме 53,8%ка үтәлгән.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге ел башыннан бирле 488 тикшерү үткәргән. Аларның нәтиҗәләре буенча 2 млн.740 мең сумлык карарлар чыгарылган. Үз көчләре белән 648 тикшерү үткәрелгән. Ел башыннан алып 4 ай эчендә ДТКИ 437 тикшерү үткәргән.

Нотыкчы 28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне билгеләп үтелүен искә төшерде. Хезмәтне саклау өлкәсендә белгечләр, линия хезмәткәрләре, һөнәри берлекләр комитетлары рәисләре катнашында имгәнүләрне профилактикалауга юнәлдерелгән тематик чаралар барлык муниципаль районнарда да узган.

Республикада 2021 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр үткәрелә торган санитар-экологик ике айлык кысаларында тикшерүләр үткәрелә. Апрель аенда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 196 тикшерү уздырылган, аларның нәтиҗәләре буенча 30 хокук бозу очрагы ачыкланган. 33 беркетмә төзелгән; 17 юридик һәм вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылган, штрафларның гомуми суммасы 666 мең сум тәшкил итә.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан республикада тантаналы тематик чаралар үткәрү планлаштырылган.


30
апрель, 2021 ел
җомга

Бүген Казанда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озак вакыт дәвамында тапшырылмыйча торган һәм, ниһаять, сафка кертелгән күпфатирлы йортларны карадылар.

Башта Зур Урамдагы күп фатирлы торак йортларн карадылар («МЧС " ТК йортлары).

Әлеге торак комплексын төзүче "ФОН" ҖЧҖ  иде. Өлешләп катнашу буенча беренче килешүләр 2011 елда төзелгән булган. Сафка кертүне 2014 елның 3 кварталына планлаштырган булганнар. 2019 елда төзүче "ФОН" ҖЧҖ банкрот дип танылды.

2020 елның июнендә өлешләп төзүдә катнашучы гражданнар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы фондына "ФОН" ҖЧҖнең төзелеп бетмәгән өч йортына төзүче хокуклары тапшырылды. Төзелеш-монтаж эшләре башланды. Объектта подрядчы булып "Ак Таш" СМК" ҖЧҖ  эшкә кереште. Фондка "МЧС" ТКның икенче йорты буенча, объектны файдалануга тапшырганнан соң, алданган өлешчеләргә тапшыру буенча йөкләмәләр бирелде

Бүгенге көндә 2 нче номерлы торак йорт (бу 522 фатир, шулай ук әйбер саклау бүлмәләре, парковка) файдалануга тапшырылган. Төзелешне тәмамлау Өлешләп төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фонды белән төзелгән килешүләр кысаларында өлешчеләргә ярдәм итү федераль программасы буенча башкарылды. Төзелешне финанслау Татарстан Республикасы һәм федераль бюджет акчалары хисабына гамәлгә ашырылды.

Рөстәм Миңнеханов, Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, шулай ук Казан мэры Илсур Метшин файдалануга тапшырылган йортны карап чыктылар, яңа фатирларга керделәр, шулай ук өлеш кертеп фатир алучылар белән аралаштылар. Фатир алучылар республика җитәкчелегенә һәм федераль үзәккә объектларны төзеп бетерүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерделәр. Өлешчеләр арасында күп балалы гаилә дә бар.

Моннан тыш, "МЧС" торак комплексында тагын 2 проблемалы объект кала, аларны 2021 елның 2 кварталы ахырында файдалануга тапшыру планлаштырыла. "МЧС" ТК 3 һәм 4 номерлы йортларны тапшырганнан соң, 451 һәм 253 гражданның хокуклары торгызылачак.

Аннары Марат Хөснуллин һәм Рөстәм Миңнеханов Достоевский ур., 57 адресы буенча урнашкан күпфатирлы торак йортны (подрядчы – «БРИЗ»компанияләр төркеме) карап чыктылар. Казанда бу объект - республиканың иң озак төзелүче. Гражданнар белән өлешләп катнашу буенча беренче шартнамәләр 2003 елда төзелгән булган. Йортны төзүче - Рәшид Аитовның "Фирма Свей" ҖЧҖ. Йорт  2005 елның 1 нче кварталында сафка кертелергә тиешле булган. Әмма төзелеш эшләре туктатыла, ә 2011 елда төзүче компания банкрот дип таныла.

Объекттагы төзелеш эшләре 2020 елның июнендә, Өлешләп төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы фондына 2020 елның маенда "Фирма Свей" ҖЧҖ төзүчесенә хокук тапшырылганнан соң, яңадан торгызыла.

Төзелеш эшләре «Сәдака» подрядчы оешмасы («Бриз»компанияләр төркеменә керә) тарафыннан башкарыла. Достоевский ур., 57 адресы буенча торак йорт төзелешен тәмамлау буенча эшләрне финанслау Татарстан Республикасы һәм федераль бюджет акчалары хисабына башкарыла.

Достоевский урамындагы күп катлы йортта Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Хөснуллин шулай ук фатирларны карадылар, төзелешнең сыйфатын бәяләделәр. Бу объект якын арада файдалануга тапшырылачак.

45 888 татарстанлы 2022 елда төзекләндерү өчен ишегалларын һәм җәмәгать киңлекләрен сайлау буенча тавыш бирүдә катнашкан инде. Тавыш бирү 26 апрельдә Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында uslugi.tatarstan.ru һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында башланды. Тавыш бирүнең беренче дүрт көнендә топ-5 иң актив муниципалитетка Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә, Түбән Кама, Әлмәт районнары керде. Иң күп тавыш җыйган иҗтимагый киңлекләр һәр районда «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» Федераль программасы буенча төзекләндереләчәк, ә муниципаль берәмлекләрдә ишегалларын сайлаганда, халыкның активлыгы һәм якын-тирә күпфатирлы йортларда яшәүчеләр саны исәпкә алыначак. 2022 елгы төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү тагын бер ай — 30 майга кадәр дәвам итәчәк. Һәр кулланучы тавыш бирүдә бер генә тапкыр катнаша ала.

Рәссәй Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә кадрларга ихтыяҗны билгеләү өчен оешмаларны сораштыру үткәрә.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары «Җиңү диктанты» Халыкара агарту-патриотик акциясендә катнаштылар. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. «Җиңү көне - үзенчәлекле бәйрәм. Ул һәрвакыт безгә җирдә тынычлыкның нинди югалтулар бәрабәренә яулануын хәтерләтәчәк. Безнең йөрәкләрдә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның барысына да рәхмәт сүзләре мәңге яшәр. Аларның батырлыклары турында тарихи истәлекне саклап калу безнең бурыч булып тора», - диде министр урынбасары. Акция барышында катнашучылар истәлекле даталарга, вакыйгаларга, тарихи шәхесләргә багышланган сорауларга җавап бирделәр.  Исегезгә төшерәбез, акция яшьләргә тарихи белем һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан үткәрелә.


29
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында «ТермоЭлектрика» фәнни-җитештерү компаниясе вәкилләре белән очрашу булды. Чара ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гимаев җитәкчелегендә үтте, анда заказ бирүчеләр, төзелеш һәм проект оешмалары вәкилләре катнашты. Очрашу барышында катнашучылар объектларда янгын куркынычсызлыгы дәрәҗәсен күтәрүгә бәйле мәсьәләләр һәм тәкъдимнәр турында фикер алыштылар. Төп доклад белән «ТермоЭлектрика» ҖЧҖ генераль директоры Алексей Лесив чыгыш ясады. Ул электр элемтәсе янып бетүне янгын чыкканчы ук сизә ала торган технологияләр турында сөйләде. «Стандарт янгын хәбәрчесе вакыйга турында аның инде булган вакытында хәбәр итә. Янгын сүндерү системалары төзек булмый. Шуңа күрә янгынны кисәтү, янгын башланганчы аның сәбәпләрен бетерү бик мөһим», - дип билгеләп үтте ул.


27
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Яклар кайбер юнәлешләр буенча мәнфәгатьләрне кисешү һәм алга таба хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар

2020-2021 сезонында конкурсның 161 номинациясендә 1346 торак комплекс катнашты. Бүген республика Төзелеш Министрлыгында торак төзелеше өлкәсендә илдә иң масштаблы премиянең җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләрне ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев тапшырды. СМУ-88, «Ак Барс йорт», «Грань», «Бакча балдагы», «Домкор», «Унистрой», «Талан», «Профит», «Евростиль», «ТатКамСтрой» төрле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнде. Министр урынбасары Илшат Гыймаев барлык төзүчеләргә татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшыртуга зур өлеш керткәннәре һәм тулаем республика үсеше өчен рәхмәт белдерде. Исегезгә төшерәбез, ТОП ТК  премиясе - Рәссәйдә 2019 елдан бирле үткәрелә торган торак комплекслар-яңа төзелешләр конкурсы. 2020-2021 сезонында конкурсның 161 номинациясендә 1346 торак комплекс катнашты, аларны Рәссәйнең 75 регионыннан 675 төзүче төзи. Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча, бәйгенең финал өлешенә 419 йорт салучыдан 643 яңа төзелеш үтте.


26
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында 2022 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирү башланды. Тавыш бирү механизмы түбәндәгечә: ТР Дәүләт хезмәтләре порталының төп битендә сораштыру үткәрү турында баннер яки турыдан-туры gorodsreda.tatar.ru сылтама буенча сайтка узарга кирәк; алга таба - ТР Дәүләт хезмәтләре порталының булган хисап язмасы аша авторизацияләнергә яки телефон номеры буенча тиз теркәлү узарга һәм тавыш бирүгә керешергә. Муниципаль районны һәм 2022 елда төзекләндерү өчен паркны сайларга кирәк. «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында тавыш бирү «Халык арасында сораштыру» бүлегендә уза. Мобиль кушымтада тавыш бирер алдыннан аны яңартырга кирәк (яңарту функциясе булмаса). Әлеге этап узуга, ишегаллары өчен тавыш бирергә мөмкин булачак (районны сайларга, ә аннан соң – эзләнү юлында урамны һәм йорт номерын кертергә һәм ишегалдын сайларга), шулай ук Казансу елгасының яр буе зоналарын үстерү стратегиясен тормышка ашыру өстенлекләрен билгеләргә кирәк булачак. Сүз инде быел ук проектланачак биш парк турында бара - «Казансу янындагы бакчалар», «Манзара», «Рус-немец Швейцария», «Спорт паркы» һәм «Савинов паркы». Казансу елгасын үстерү стратегиясе кысаларында барлыгы 12 яр буе паркы булдыру планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International