15 майда Екатеринбургта төзелеш һәм проектлау өлкәсендә сатып алулар турында 5 нче Бөтенроссия форумы узачак.
Форумны РФ Төзелеш министрлыгы, Милли төзүчеләр берләшмәсе һәм «Россия аукцион йорты» ярдәмендә «Урал Төзүчеләр берләшмәсе» һәм «Проект оешмалары Лигасы» СРО үткәрә.
Кичә Татарстан Республикасы муниципаль районнарында берьюлы биш өстәл теннисы үзәге тантаналы рәвештә ачылды. Видеоконференция режимында Әгерҗе, Апас, Баулы, Ютазы һәм Саба районнарында спорт объектлары ачылды.
Узган шимбәдә Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыруның барышы турында хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин гидротехник корылмаларны, күпфатирлы йортларны һәм социаль-мәдәни өлкә объектларын ремонтлау буенча республика һәм федераль программаларның гамәлгә ашырылуы турында хәбәр итте.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев Иран Ислам Республикасы төзелеш оешмалары вәкилләре белән эшлекле очрашу уздырды.
Илшат Гыймаев Татарстанның төзелеш комплексы үсеше турында сөйләде.
Уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектларының бөтенроссия конкурсын үткәрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Быел кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр генә түгел, авыллар, шәһәр тибындагы поселоклар һәм 300 меңгә кадәр халкы булган шәһәрләр дә катнаша ала. Татарстан шәһәрләрен үстерү институты кураторлыгында Республикадан барлыгы 16 гариза төзеләчәк.
ТР Төзелеш министрлыгында «Татарстан Республикасы Коммуналь предприятиеләр берлеге» эш бирүчеләрнең төбәк тармак берләшмәсенең хисап-сайлау гомуми җыелышы узды. Җыелышта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин катнашты.
2025 елның 20 мартыннан 20 апреленә кадәр «ТКХның икенче Бөтенроссия диктанты» Бөтенроссия акциясе уза. Аның максаты – торак һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә бәйле мәсьәләләрдә гражданнарның хокукый грамоталылыгын арттыру.
Индивидуаль торак төзелеше, аның торышы һәм үсеше, проблемалар һәм аларны хәл итү юллары турында Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгында узган Татарстан Республикасы Төзүчеләр берлеге идарәсенең киңәйтелгән утырышында катнашучылар фикер алышты.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында урам-юл челтәрен җыештырганда юл-коммуналь техника эшен контрольдә тотуның цифрлы платформасын кертү буенча киңәшмә узды.