ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы Планлаштыру институты белән берлектә, муниципалитетларның шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмати системасын (ГИСОГД) алып бару эшен контрольдә тотуын дәвам итә. Август нәтиҗәләре буенча системада муниципаль хезмәтләр буенча 15 352 гариза һәм хәбәрнамә эшкәртелгән.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт торышы турында сөйләде

Социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны ремонтлау программалары тәмамлануга якынлаша, дип хәбәр итте ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

 


8
сентябрь, 2023 ел
җомга

2023 елның 20 сентябренә кадәр социаль ипотека программасы буенча ташламалы шартларда торак алу өчен яшь белгечләр арасында конкурс дәвам итә.

Татарстан Республикасы халкы «Вправе.РФ» дәүләт электрон сервисы аша түләүсез юридик ярдәм алырга мөмкин. Проект Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.


7
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов 2023/2024 елгы җылыту чорына әзерлек буенча республика штабының чираттагы утырышын үткәрде. Штаб ТР Төзелеш министрлыгы бинасында узды, анда ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль берәмлекләре тоташтырылган.


6
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Донбасс милли төзелеш һәм архитектура академиясе арасында килешү имзаланды.

Татарстан Республикасының Баулы шәһәрендә «Баулы белән тоташтыра торган 27 микрорайонның җәмәгать урыннары каркасы» объектын төзекләндерү тәмамланды.

 

Йортлар һәм торак милекчеләре советлары өчен укыту 2023 елның сентябрендә узачак, аны торак – коммуналь хуҗалык өлкәсендә экспертлар - Татарстан Республикасының «Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контроле төбәк үзәге» ассоциациясенең башкарма директоры Дмитрий Романов һәм үзәк юристы Зоя Куклина үткәрәчәк.


5
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 26-27 сентябрендә Мәскәүдә «Экспоцентр» үзәк күргәзмә комплексы территориясендә «Импортны алмаштыру. Россиядә җитештерелгән» төзекләндерү буенча II Бөтенроссия форумы узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International