ТР Яшел Үзән районы Осиново бистәсендәге күп профильле поликлиника төзелгән объектның проект документациясе һәм мәгълүмати модель таләпләренә туры килүе турында нәтиҗә, шулай ук объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт алды. Объект «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында төзелгән.
Хөрмәтле хезмәттәшләр, тармак ветераннары!
Сезне Төзүчеләр көне уңаеннан котлыйм.
Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча гомуми үтәлеш 90% тәшкил итә. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Алексей Фролов искәрткәнчә, мәгариф өлкәсендә 7 республика һәм федераль программа гамәлгә ашырыла. 43 гомуми белем бирү оешмасын ремонтлау буенча эшләр 91% тәшкил итә. Подрядчыларның эшендә 36 объект кала. Агымдагы атнада Яшел Үзән районында һәм Казанда 2 объект төзелеп бетте. 7 балалар бакчасы буенча эшләр 86% ка башкарылган. Мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлау программасы кысаларында 143 объект буенча эшләр 95% ка башкарылган. Соңгы 2 атна эчендә 56 объектта эшләр тәмамланды. 9 ресурс үзәген капиталь ремонтлау буенча эшләр 84% ка башкарылган. 4 урта һөнәри белем бирү тулай торагын ремонтлау программасы буенча төзелеш-монтаж эшләре 88% ка башкарылган.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Биектау муниципаль районындагы социаль әһәмиятле объектларда булды, анда хәзер мәгариф оешмаларын капиталь ремонтлау һәм төзү эшләре тәмамлана. ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Биектау бистәсендәге башлангыч мәктәпне, Биектауның 2 нче мәктәбен, Коркачтагы катнаш төрдәге белем бирү учреждениесен (балалар бакчасы белән берләштерелгән мәктәп) һәм Мулма мәктәбен төзү һәм капиталь ремонтлау барышы белән танышты.
Бүген ТР Төзелеш министрлыгында узган эшлекле киңәшмәдә торак фондының, социаль өлкә объектларының һәм җылылык белән тәэмин ителешнең киләсе җылыту чорына әзерлеге турында фикер алыштылар. Штабның чираттагы утырышын ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов үткәрде.
Тукай муниципаль районының Шилнәбаш авылында 100 укучыга исәпләнгән мәктәп төзелеше объектында төзелеш-монтаж эшләре тәмамланды. Мәктәп җиһазландырылган, уку кабинетларына әсбаплар кертелгән һәм урнаштырылган. Шулай ук төзүчеләр янәшәдәге җирне төзекләндерделәр.
Министрлык муниципалитетларның шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмати системасын алып бару эшен контрольдә тотуын дәвам итә. “Монда безнең ике төп параметрыбыз бар – кулланучылар активлыгы һәм системада эш сыйфаты”, - дип билгеләп үтте ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә.
Бүген «Россиянең киләчәген төзибез» Бөтенроссия медиапроектын гамәлгә ашыру кысаларында үткән телекүпердә уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру һәм төзекләндерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Чара Татарстан Республикасы төбәкләр белән идарә итү үзәге мәйданчыгында узды.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә социаль-мәдәни объектлар төзү программалары турында сөйләде.