Капиталь ремонт республиканың Түбән Кама муниципаль районының Кама-Аланы участок хастаханәсендә тәмамланды. Барлык эшләр дә «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында башкарылган.
Казанда «Якты үзән» торак комплексы янында Нокс елгасы буендагы паркның 2 нче чиратын төзекләндерү дәвам итә. Паркның икенче чиратын төзү һәм төзекләндерү буенча чаралар «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты составына керә торган «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль программасы кысаларында үткәрелә.
Ютазы муниципаль районы Урыссу үзәк район хастаханәсе каршындагы поликлиника бинасында капиталь ремонт эшләре төгәлләнде. Объектны яңарту «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча узды.
Мондый мәгълүматларны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган атналык киңәшмәдә китерде.
Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы йөкләмәсе буенча Россия Хезмәт министрлыгының Хезмәт фәнни-тикшеренү институты онлайн-сораштыру режимында оешмаларның кадрлар потенциалын үстерү перспективаларын һәм хезмәт базарында һәм халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә эшче һөнәрләре һәм хезмәткәрләр вазыйфаларына ихтыяҗны тикшерә.
Уку елы башына мәктәпләрнең әзерлеген «Бердәм Россия» Генераль советы рәислегендә мәктәпләр төзелешен һәм капиталь ремонтлауны контрольдә тоту буенча Бөтенроссия штабында Андрей Турчак һәм мәгариф министры Сергей Кравцов бәяләде. Чарада партиянең барлык төбәк бүлекчәләре, мәктәпләргә беркетелгән депутатлар, Иҗтимагый палата һәм ата-аналар берләшмәсе вәкилләре катнашты.
Курган өлкәсе муниципаль районнары башлыклары эш визиты белән Казанга килде. Делегация составында - Далматов районы башлыгы Александр Столбов, Катай районы башлыгы Глеб Морозов, Сафакүл муниципаль округы башлыгы Рәшид Гыйльманов һәм Шумихин муниципаль округы Башлыгы Сергей Максимовских.
«Лаеш төенләнеше Казан агломерациясен үстерү ягыннан стратегик булып тора. Бүген дәүләт тарафыннан әлеге төенләнешнең инфраструктурасын үстерүгә зур акчалар салына», - дип сөйләде ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев Лаеш муниципаль районы Усады авылында «Бакча янындагы йорт» торак комплексын ачу барышында.
Азнакай районының Азнакай бистәендә «Азнакай үзәк район хастаханәсе» ДАССО каршындагы поликлиника бинасында капиталь ремонт тәмамланды. Капиталь ремонт буенча чаралар «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында узды.
Бүген КидСпейс шәһәренең балалар мәйданчыгында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ярдәме белән «Төзелеш техникасы» дигән яңа станция ачылды. Ачылу тантанасында министр урынбасары Илшат Гыймаев катнашты