Татарстан Республикасының Баулы шәһәрендә «Баулы белән тоташтыра торган 27 микрорайонның җәмәгать урыннары каркасы» объектын төзекләндерү дәвам итә. 2023 елда җәмәгать урынын төзекләндерүнең 3 нче, соңгы этабын төгәлләү планлаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Казанның Дәрвишләр бистәсендәге 6 нчы балалар поликлиникасының филиалын ачтылар. Ачылу тантанасында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты.
Әлмәт шәһәренең Риза Фәхретдин урамындагы җәяүлеләр бульварының техник әзерлеге яртысыннан артыграк дип бәяләнә.
Кара елгасы яр буен төзекләндерү буенча төзелеш-монтаж эшләре 50 процентка башкарылган. Татарстан Республикасының Азнакай шәһәрендәге объект «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохите» федераль программасы җәһәтеннән төзекләндерелә.
Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча төзелеш-монтаж эшләренең гомуми үтәлеше 59% тәшкил итә. Шул исәптән сезонлы эш төрләрен башкару 63% тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Татарстан Республикасында мәгариф тармагы объектларына капиталь ремонт ясау 45% тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә социаль-мәдәни өлкә объектларын, гидротехник инфраструктураны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программалары буенча эшләр барышы турында хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Бүген Татарстан Төзелеш министрлыгында ягулык чорына әзерлек буенча республика штабының беренче утырышы узды. Аны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов үткәрде.
«Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасын тормышка ашыру кысаларында Татарстанның Кама Тамагы муниципаль районының Иске Барыш авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тәмамланды. 42,8 кв метр мәйданлы Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе ДАССОсы каршындагы Сәламәтлек саклау объектында фундамент һәм модуль монтажлау, тышкы һәм эчке инженерлык челтәрләрен урнаштыру, бизәү эшләре башкарылган. Янәшәдәге территорияне төзекләндерү, җиһазлар һәм медицина җиһазлары китерү тәмамланган. Яңа ФАП 247 кешегә хезмәт күрсәтүгә исәпләнгән.
Бүген ТР Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев Татарстан Республикасында торак төзелеше дәүләт программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.