Бүген республика Төзелеш министрлыгында банк вәкилләре һәм төзүчеләр катнашында ипотека продуктлары һәм күчемсез милек темасына түгәрәк өстәл узды. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев катнашты.
Уңайлы мохит – парк, яр буе, сквер яки ишегалды-тормыш сыйфатына турыдан-туры тәэсир итә. Шуңа күрә республика халкы традицион рәвештә тавыш бирүдә актив катнаша, шул ук вакытта аларның процесска катнашы елдан-ел арта. Мәсәлән, 2021 елда теге яки бу җәмәгать урыннары өчен 170 677 кеше тавыш биргән, 2022 елда инде 207 329 татарстанлы. Быел онлайн-тавыш бирүдә республиканың 363 мең 258 кешесе катнашты. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин җәмәгать һәм ишегалды территорияләрен сайлау буенча бөтенроссия онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләренә багышланган брифингта сөйләде.
Мамадышта мәктәп-бакча төзелеше объектында төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган. Гомуми белем бирү объекты Россия Федерациясенең “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы кысаларында төзелә.
Социаль-мәдәни объектлар төзү, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү һәм төзекләндерү программалары турында ТР Хөкүмәте Йортында узган атналык киңәшмәдә республика Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин сөйләде.
Татарстанда бүгенге көндә 1 млн.917 мең кв. метр файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 62% тәшкил итә. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Министрлар Кабинетында узган атналык киңәшмәдә хәбәр итте.
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм хосусый эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты чаралары уңаеннан «ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды» МКК экспортка ярдәм итү үзәге республиканың кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен «Чит илләргә ничек сатарга?» темасына вебинар үткәрә.
Нурлат шәһәрендә яшәүчеләрнең су басу чорында су сыйфатының кискен начарлануына даими рәвештә килгән шикаятьләре шәһәрдә (күрше торак пунктлар белән бергә) яңа су алу системасы төзү хакында карар кабул итүгә китергән. 2022 елда «Чиста су» программасы буенча «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында Нурлат шәһәрендә су алу төене белән су белән тәэмин итү системасы төзелеше башланды, аның проект куәте тәүлегенә 10 мең куб.м.
Татарстан Республикасының Кама Тамагы муниципаль районында «Акчарлак» сәламәтләндерү комплексына капиталь ремонт тәмамланды.
Башкарма комитетлар биналарын капиталь ремонтлау программасын үтәү 99% тәшкил итә. Бу атнада Тукай, Балтач һәм Биектау районнарында 3 объект төзелеп бетте. Барлыгы 12 объектның 10ы төзелеп беткән.
Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләре бүгенге көндә 55 объектта тәмамланган.