«Безнең ишегалды» программасы кысаларында Татарстанда күпфатирлы торак йортларның ишегалларын төзекләндерү эшләре ничек баруы турында ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә программа кураторы Арина Петрова сөйләде.
«Татарстан Республикасы төзелеш комплексының иң яхшы оешмасы» һөнәри конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурс Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан үткәрелә.
Рөстәм Миңнеханов бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, Казанның Дербышки посёлыгында ишегалды бәйрәмендә булды. Аны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм Казан мэры Илсур Метшин озатып йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Дербышки посёлыгындагы 6 нчы балалар шәһәр поликлиникасы филиалының яңа бинасында булды. Яңа поликлиника «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча төзелгән.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Куйбышев сусаклагычының су потенциалы базасында Татарстан Республикасында беренче комплекслы ел буе эшли торган шәһәр читендәге курорт төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Мәҗит Салихов авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона киңәшмәләре кысаларында Балык Бистәсе районында булды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалын ачты. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, ТР буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, фонд филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина катнашты.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Казан шәһәренең Сибгат Хәким урамында гомуми белем бирү мәктәбе төзелешенең барышын тикшерде. 1224 урынга исәпләнгән мәктәп «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында төзелә.
Социаль-мәдәни объектлар төзү һәм коммуналь инфраструктураны төзекләндерү программалары хакында ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.
Татарстан Республикасында 2024 елда төзекләндерүгә планлаштырылган җәмәгать урыннарын сайлап алу буенча онлайн-тавыш бирүдә 356 меңнән артык татарстанлы катнашкан. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.