Йомгаклау җыены Татарстан Республикасы Биектау районының Семиозерка авыл җирлеге мәдәният йортында, төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин катнашында узды.
«ТР ЭЭҮ» ДАУ «Иң яхшы сметачы – 2023» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итә. Конкурска гаризалар 2023 елның 1 мартына кадәр кабул ителә.
2023 елның 4 февралендә Татарстан Республикасының Питрәч районы Көек авылында җирле территорияне комплекслы үстерү кысаларында халык катнашында семинар узачак. Семинар «Алгоритм» лицеенда узачак.
2023 елның 2 мартында Еатеринбургта WORLD BUILD/ STATE CONTRACT төзелешендә сатып алулар өлкәсендә халыкара форум үткәрү планлаштырыла. Чара өченче тапкыр узачак һәм төзелеш, проектлау өлкәсендәге законнарны камилләштерүгә юнәлдерелгән. Форум мәйданчыгында төзүчеләр һәм проектчылар тәҗрибә уртаклаша, партнерлар таба, закон инициативалары һәм практик тәҗрибә турында фикер алыша алачаклар.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Донецк Халык Республикасы Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Евгений Солнцев җитәкчелегендәге делегация булды. Очрашуны ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин үткәрде, анда шулай ук министр урынбасарлары, Казан шәһәре Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсе җитәкчеләре, «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» НО, ведомство карамагындагы оешмалар катнашты.
Биектау муниципаль районында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин катнашында гражданнар җыены узды. Халыкның сорауларына Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов җавап бирде.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллективы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Садыйков Марат Наил улының вафат булуы сәбәпле, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Ел ахырына кадәр гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы буенча эшләрне тәмамлау планлаштырыла. 10 муниципаль районда урнашкан гомуми мәйданы 4 мең кв.метрга якын булган 102 бинаны күчерергә кирәк. Финанслау лимиты 77 млн 827 мең сум тәшкил итәчәк. Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин эшлекле сәфәр белән Мәскәү шәһәрендә.
Татарстанда бүгенге көндә 379 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган - еллык планның 12%. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
2022 елның 28 декабреннән 2023 елның 28 февраленә кадәр шәһәр тирәлеген төзекләндерү буенча иң яхшы тәҗрибәләрне эзләүгә юнәлдерелгән «Россиянең иң яхшы кышкы ишегалды» Бөтенроссия конкурсы уза.