ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Казанда татар телендә белем бирә торган 18 нче гимназияне реконструкцияләү мәсьәләсе буенча күчмә киңәшмә үткәрде. Биредә бинага өстәмә корпус төзү буенча эшләр планлаштырылган. Заказ бирүче - Татарстан Республикасының Төп инвестицион-төзелеш идарәсе. Хәзерге вакытта объектта төзү-монтаж эшләре бара. Объектның гомуми мәйданы 10 мең кв.метрдан артык. Киңәшмә барышында Төзелеш министрлыгы башлыгы төзелеш эшләренең барышы белән танышты һәм билгеләнгән график нигезендә процессны тизләтергә кушты.


2
август, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә социаль билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау һәм коммуналь түләүләр җыю буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, 2021 елда социаль-мәдәни өлкә объектларын, инженерлык инфраструктурасын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча республика программалары 69%ка үтәлгән. Быел Татарстан шундый 28 программаны гамәлгә ашыра. Аларга 3 меңнән артык объект керә. Программалар бюджеты 23 млрд. сумнан артык.

Хәзерге вакытта 266 млн. сумлык финанслау лимиты белән 4 программаны гамәлгә ашыру төгәлләнгән. Болар – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре биналарына (13 объект), ветеринария идарәсенә караган учреждениеләргә (12 объект), авыл җирлекләре башкарма комитетлары (Советлар) биналарына (15 объект) һәм тулай торакларга капиталь ремонт программалары.

Иң масштаблысы – белем бирү учреждениеләрен ремонтлау республика программасы кысаларында тормышка ашырыла торган чаралар. Аның буенча барлыгы 213 мәгариф объекты ремонтланырга тиеш. Программаның күләме 2 млрд. сум тәшкил итә. Аны тормышка ашыруны, барыннан да элек, яңа уку елына өлгертү күздә тотыла. Шуңа күрә биредә үтәлеш уртача күрсәткечтән югарырак – 78%. Әйтик, әлеге программага 49 балалар бакчасы кертелгән. Аларда эшләр 73%ка башкарылган. Шул ук вакытта 15 объект әзер, ә 34се ремонтлана.

Гомуми белем бирү мәктәпләрен ремонтлау өлешендә эшләр 82%ка башкарылган. Бу ел программасына 33 гомуми белем бирү оешмасы кертелгән. Шуларның 22се подрядчылар эшендә. 11 мәктәп укучыларны кабул итәргә әзер.

3 коррекцион мәктәптә ремонт тәмамланган. Мондый 7 мәктәп әлегә ремонтлана. Тулаем алганда, әлеге объектлар буенча төзелеш эшләре 80%ка башкарылган.

Мәктәпләрдә функциональ зоналарны ремонтлау буенча эшләр күләме 95%ка ябылган. 90 объект тәмамланган, 26сы эшләнә.

Мәгариф объектларында уңайлы мохит булдыру буенча эшләр быел өч балалар бакчасында һәм бер мәктәптә бара. Биредә шулай ук эшләр ахырына якынлаша – төзелеш-монтаж эшләре 96%ка үтәлгән.

Мәктәпләрдә кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру программасын республика быел беренче тапкыр тормышка ашыра. 2021 елда шундый 198 объект ремонтланырга яки яңадан төзелергә тиеш. Алардан 196сы эшләнә.

Ресурс үзәкләрен капиталь ремонтлау программасына быел 5 объект керә. Подрядчыларның эшендә хәзер 4 белем бирү оешмасы бар. 1 объект тәмамланган. Башкарылган эшләр күләме – 70%.

Шулай ук 3 медицина стационарында, 1 балаларны савыктыру лагеренда, 5 яшүсмерләр клубында, 6 спорт объектында, 2 мәдәният тармагы белем бирү учреждениесендә, 22 социаль хезмәт күрсәтү оешмасында, 7 муниципаль архивта, Урман хуҗалыгы министрлыгына караган 27 бинада капиталь ремонт тәмамланган.

Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы биналарга капиталь ремонт ясау программасына кертелгән 9 объектны ремонтлау дәвам итә. Аның буенча эшләр 31%ка башкарылган.

Милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәте идарәсе объектларын капиталь ремонтлау программасы 79%ка үтәлгән. 6 объект эшләнә, 5се төгәлләнгән.

"Чистарту корылмаларын модернизацияләү һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау" программасы буенча 2021 елның 8 объектыннан 3се тәмамланган. Төзелеш-монтаж эшләре 61% тәшкил итә.

13 муниципаль районда «Газ бүлү челтәрләрен, йорт эчендәге газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү, төзү, блок-модуль котельныйларын һәм тышкы урнаштыру казаннарын урнаштыру» программасы тормышка ашырыла. Бер район гына – Бөгелмә районы эшләрнең тулы күләмдә башкарылуы турында хисап тоткан. Гомумән алганда, программа буенча төзү-монтаж эшләре 77%ка башкарылган.

«Су белән тәэмин итү һәм каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын урнаштыру» программасы буенча бакчачылык ширкәтләрендә 61 скважина торгызыла һәм калдыкларны җыю өчен 38 мәйданчык төзелә. Программа кысаларында эшләр 49%ка һәм тиешенчщ 65%ка башкарылган.

«Халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү» программасы буенча башкарылган эшләр күләме 64% тәшкил итә. Бу атнада Чирмешән, Лаеш һәм Тәтеш районнары үз эшләрен төгәлләделәр. Шулай итеп, 7 район (Чирмешән, Лаеш, Тәтеш, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Тукай, Әлки) программаны тормышка ашыруны тәмамлаган. Тагын 38 программа чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә.

"Урам утларын торгызу" программасы буенча план 79%ка үтәлгән. 31 районда эшләр тәмамланган, шуларның 9ы бу атнада ахырына якынлаша. Тагын 14 муниципалитетта әлегә эшләр дәвам итщ.

"Бюджет учреждениеләре котельныйларында казаннарны алмаштыру" программасы кысаларында төзү-монтаж эшләрен башкару 87% тәшкил итә.

Шулай ук Алексей Фролов энергия ресурслары һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю турында да сөйләде. Июнь аенда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю дәрәҗәсе Татарстан буенча уртача 104% тәшкил иткән. Беренче яртыеллыкта түләүләр җыю 2020 елның гыйнвар-июнь айларына карата 1,4%ка арткан һәм 98 % тәшкил иткән. Уртача алганда, бер ел эчендә ул 99,4% дәрәҗәсендә теркәлгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,7%ка артыграк.

Гыйнвар-июнь айларында торак-коммуналь комплекс оешмаларының электр энергиясе өчен 73 млн. сум бурычы бар. Бер ел эчендә бу күрсәткеч 82 млн. сумга кимегән, шул исәптән коммуналь комплекс оешмаларының электр энергиясе өчен бурычлары 42 млн.сумга кимегән. Хәзер ул 26 млн. сум тәшкил итә.

Җылылык энергиясе өчен бурычларга килгәндә, «Татэнерго» АҖ каршындагы коммуналь хезмәтләрне башкаручыларның бурычы 311 млн.сум тәшкил итә. Нотыкчы шулай ук муниципалитетларның яхшы эшләвен билгеләп үтте – барлык районнарда һәм шәһәрләрдә җылылык белән тәэмин итүчеләр алдында үтәлмәгән финанс йөкләмәләренең күләме кимегән. Гомумән 91 млн. сум тәшкил итә.

1 июльгә газ өчен срогы чыккан бурыч 320 млн. сум тәшкил иткән. Бер ел эчендә бурыч суммасы 134 млн. сумга кимегән.

Ахырда Алексей Фролов кыскача 2021-2022 елгы җылылык бирү чорына әзерлек турында хәбәр итте. Социаль-мәдәни объектлар буенча яшьләр һәм спорт объектларының – 62%ы, социаль яклау объектларының – 57%ы, мәдәният объектларының – 55%ы, сәламәтлек саклау объектларының – 50%ы һәм мәгариф объектларының 46%ы әзерләнгән. Коммуналь хуҗалыкта суүткәргеч насос станцияләренең – 91%ы, суүткәргеч челтәрләрнең – 72%ы, котельныйларның – 65%ы, су алу корылмаларының – 60%ы һәм җылылк челтәрләренең 56%ы сезонга әзер.

Торак фонд буенча күп фатирлы торак йортларның 76%ы үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итү системалары әзерләнгән (юдырту һәм опрессовка). Абсолют чагылышта бу – 9 198 күп фатирлы йорт. Йорт эчендәге системаларның вентиляция каналларының 83%ы һәм йорт эчендәге җылыту системаларының вентиляция каналларының 84%ы тикшерелгән.

4 420 күп фатирлы йорт шәхси җылыту системаларының йорт эчендәге төтен юллары тикшерелгән. Бу аларның гомуми саныннан 82%.

Мониторинг системасына кертелгән 10 мең 924 күп фатирлы йортларка әзерлек паспортлары яисә чагыштырмача 63%ы рәсмиләштерелгән.


30
июль, 2021 ел
җомга

Казан һәм якын-тирә районнар арасында, әлеге территориядә яшәүче кешеләрне эш урыннары белән тәэмин итү өчен, куәтле сәнәгать зоналары булдырырга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында узган «Татарстан Республикасы агломерацияләрен һәм транспорт инфраструктурасын үстерү» фәнни-проект семинарында хәбәр итте.


27
июль, 2021 ел
сишәмбе

Татарстанда капиталь ремонттан соң тиздән алты хастаханә ачылачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров сөйләде. «Түбән Кама шәһәрендәге Менделеевск урамы, 45 нче йортта балалар шәһәр хастаханәсендә, шулай ук Азнакай, Буа, Мөслим, Лениногорск, Түбән Кама үзәк район хастаханәләрендә эш ахырына якын», – дип билгеләде спикер. Быел барлыгы 18 стационар капиталь ремонтланачак, хәзер эшләр 73%ка үтәлгән. 2021 елда өч сәламәтлек саклау объектын, шул исәптән Казанның Сугыш ветераннары өчен госпитальнең 2 нче дәвалау корпусы бинасын капиталь ремонтлау төгәлләнде инде. Анда эшләр этаплап — катлар һәм бүлекләр буенча башкарылды. Алар бер елдан артык дәвам иткән. ФАПларны хәзер Татарстанның 42 районында төзиләр.


26
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыкның аңлаешлы һәм үтә күренмәле системасы эшли, ул дәүләт тарафыннан катгый контрольдә тотыла. Бу хакта «Идел» экспертлар клубы утырышында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Ул искәрткәнчә, илнең гамәлдәге Торак кодексы инде 15 ел эшли. Ул торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә хосусый оешмаларны җәлеп итүгә юнәлдерелгән, әмма бу процесс илнең һәр төбәгендә төрлечә үскән. «Татарстанда кебек, хакимиятнең дәвамчанлыгы булган җирдә, система төзелгән, һәм ул катгый контрольдә тотыла», — дип билгеләп үтте Фролов. Мисал итеп ул Мәскәүне китерде, анда әлегә кадәр Совет тибындагы төркемнәр эшли, ә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә ярдәм итүгә миллиардлаган сум акча сарыф ителә. «Бездә мондый хәл юк, бу өлкә торак милекчеләре түли торган акчага яши», — дип аңлатты Фролов. «Торак белән идарә итү өлкәсен һәм коммуналь өлкәне төгәл бүләргә кирәк. Коммуналь өлкәдә дәүләткә оешмаларның бәя хасил итүен катгый контрольдә тотарга кирәк. Чөнки анда зур ресурслар һәм резервлар бар, аларны башка өлкәләргә күчерергә мөмкин», - дип нәтиҗә ясады Алексей Фролов.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.


23
июль, 2021 ел
җомга

2021 елның 13 июленнән 19 июленә кадәр дәүләт һәм муниципаль заказчылар, төзүчеләр, муниципаль берәмлекләр – ИК, КТИ мәгълүмати модельләштерү технологияләре (ММТ) буенча квалификация күтәрү курслары узды. Укыту программалары ТР Төзелеш министрлыгы һәм ММТ технологияләре буенча әйдәп баручы практиклар ярдәме белән Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе тарафыннан эшләнгән. Укыту «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең уку үзәгендә узды, ул заманча җәмгыятьнең даими үзгәреп торучы шартларына тиз җайлашырга сәләтле яңа буын югары квалификацияле кадрлар әзерләү белән шөгыльләнә. Уку нәтиҗәләре буенча тыңлаучылар мәгълүмати модельләштерү технологияләренең актуальлеген һәм кирәклеген аңладылар. Яңа темалар өйрәнделәр, шулай ук алган белемнәре белән уртаклашырга һәм компания эчендә укулар үткәрергә планлаштырдылар. Өйрәнелгән материалны белүгә йомгаклау тесты узды һәм ММТ исәпкә алып проектлау буенча биремнәр төзү буенча практик биремне үтәделәр. Мәгълүмати модельләштерү технологияләрен кертүнең төп кыенлыклары: туры килә торган кадрларның булмавы һәм кыйммәтле программалар белән тәэмин итү, техника. Курслар шулай ук проектларның баш инженерлары, төзүчеләр һәм сметачылар өчен дә оештырылачак.


22
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Бердәм Рәссәйнең»мөрәҗәгатьләр белән эшләү буенча оператив үзәге утырышы узды. Чараның модераторы булып Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин чыгыш ясады. Түгәрәк өстәл эшендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров, «Шәһәрләрне үстерү институты» фонды, Татарстанның идарәче компанияләре вәкилләре катнашты. Очрашу кысаларында катнашучылар актуаль мәсьәләләр, аерым алганда, уңайлы шәһәр мохитен формалаштыруга кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.


19
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин социаль билгеләнештәге объектларга капиталь ремонт буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.


14
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында икътисади үсеш департаменты директоры Александр Ярошевский җитәкчелегендә Владимир өлкәсе делегациясе белән очрашу булды. Кунаклар хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар һәм республиканың торак-коммуналь потенциалы белән таныштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International