ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстанда финанслау лимиты 50 млн. сумга якын булган 2 программа тулысынча тормышка ашырылган. Бу – ветеринария идарәсе карамагындагы учреждениеләрне, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре биналарын капиталь ремонтлау программалары. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.


18
июнь, 2021 ел
җомга

Медицина хезмәткәрләре бүген Казанның Оренбург тракты урамындагы 198 фатирлы торак йортта яңа фатирлар ачкычларын алдылар.

Яңа йортка күчүчеләргә ачкычларны тапшыру тантанасына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гриднев, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге килделәр.

Бүген «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар Республика клиник хастаханәсе» ДАССОның балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге тантаналы рәвештә ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Рәссәй Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гриднев, Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы һәм БРКХ җитәкчелеге, БРКХ базасында балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге «Сәламәтлек саклау» милли проекты һәм «Татарстан Республикасының балалар сәламәтлеген үстерү»региональ проекты кысаларында төзелде.  БРКХ - республикада 3 дәрәҗәдәге (844 меңгә якын кеше) булган бердәнбер клиника. Үзәк 100 ятакка исәпләнгән, 6 катта һәм цоколь катында (25шәр ятаклы онкология 2 бүлеге, 20 ятагы – гематология һәм иммунология бүлеге; 7 ятагы – сөяк миен һәм төп күзәнәкләрне трансплантацияләү процедурасын уздыру урыны; 7 реанимация ятагы; 16 ятагы – көндезге стационар; лаборатор комплекс (клиник, биохимия, иммунология лабораторияләре, гемостаз лабораториясе, цитогенетик, молекуляр-генетик лабораторияләр); кан җибәрү бүлеге; нур диагностикасы бүлеге (рентген, РКТ, МРТ). Төзелешкә 2 млрд. 204,5 млн. сум бүлеп бирелгән, шуларның 1 млрд.184 млн. сумы – федераль бюджет акчалары, 1 млрд. сумы - Татарстан Республикасы бюджеты акчалары.
 

Кичә Алабугада милли проектларны тормышка ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча республика һәм район комиссияләренең уртак күчмә утырышы булды. Район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова кунаклар озатуында реконструкциянең II этабы тәмамланган район чистарту корылмаларында булдылар. Ул «Иделне савыктыру»федераль проекты кысаларында алып барыла. Проектны тормышка ашыру Алабуга шәһәре һәм МИЗ резидентлары агымнарын тиешле күрсәткечләргә китерергә һәм, нәтиҗә буларак, Кама һәм Идел елгаларында суның тискәре йогынтысын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров катнашты. Визитның тагын бер ноктасы «Йорт янындагы бакча» скверы булды. Ул «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» Федераль проекты буенча төзелгән. Быел Алабугада Георгий паркын төзекләндерү эшләре бара. Бүген «Мәдәни үсеш үзәге» төзелеше бара. Ул күп санлы яшьләр һәм балалар булган яңа микрорайонда урнашкан һәм аларның музыкаль һәм сәнгать үсеше өчен шартлар тудырачак. «Цифрлы культура» федераль проекты кысаларында 300 мең сумлык виртуаль концерт залы җиһазландырылган, «Иллюзион» кинотеатрында 5 млн.сумга Цифрлы зал яңартылды.

Казан ЙТК («Ак Барс йорт» ДК) Рәссәй Икътисадый үсеш министрлыгы һәм «Платформа НТИ» АКБО катнашында һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (Ворлдскиллс Рәссәй) тарафыннан оештырылган алдан әзерлек буенча булачак корпоратив үзәкләр  командаларын финал сайлап алу нәтиҗәләре буенча 15 иң яхшы предприятие арасына керде. Программа кысаларында Казан ЙТК командасы производствода белем бирү программаларын тормышка ашыру һәм белгечләр әзерләү өчен төп һөнәрләр буенча корпоратив стандартлар эшләячәк. Алдан әзерләнгән корпоратив үзәк булдыру нәтиҗәсендә предприятие Ворлдскиллс хәрәкәтенең иң яхшы бөтендөнья практикалары нигезендә үз белгечләрен үстерәчәк.


16
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстанда 2030 елга кадәр 30 млн. кв. метр торак төзергә телиләр. Хакимият өч агломерацияне үстерүгә басым ясый. Девелоперлар билгеләп үткәнчә, тораклардан тыш, маятник миграция мәсьәләсен хәл итү өчен коммерцияле биналар төзергә кирәк.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гимаев хәбәр иткәнчә, территорияләрне комплекслы үзләштерү һәм агломерацияләрне үстерү кысаларында эшләрне финанслау өчен дәүләт-шәхси партнерлыкны, инвесторлар акчаларын, федераль финанслашуны, мәсәлән, РФ Төзелеш Министрлыгының «Торак» һәм «Стимул» программалары кысаларында, шулай ук РФ Транспорт министрлыгы линиясе буенча җәлеп итү планлаштырыла. Тагын бер финанслау чыганагы инфраструктура кредитлары булырга мөмкин. Бүгенге көндә Татарстанны территорияләрне комплекслы үзләштерүгә һәм агломерацияләрне үстерүгә ала торган займ суммасы билгеле түгел. «Бүген төбәкләргә 3% ка 15 елга кредит алырга тәкъдим ителде. Татарстан да моның белән файдаланыр дип уйлыйм. Регион кредит ала һәм аны инфраструктур проектларына җибәрә: балалар бакчалары, мәктәпләр, юллар», – диде Гыймаев. Гыймаев сүзләренә караганда, 70 км озынлыктагы яңа җылылык үткәргече төзелсә, Идел буе һәм Совет районнарында 2,5 млн.кв. метр торак төзү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Лаеш төенендә Столбище су алу җайланмасы һәм канализация коллекторы 4 млн. кв. метр торак төзү өчен перспективалар ачачак.


15
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ю-1» торак микрорайоны нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашты. Чарада шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, «Иннополис 2024» компаниясе генераль директоры Николай Никифоров, Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов,  Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм башкалар катнашты.

Алдынгы технологияләрне гамәлгә кертү һәм иске технологияләрне проектлауда һәм төзелештә куллануга чикләүләр билгеләү «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында Рәссәй Төзелеш министрлыгы эшенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Бу максат төзелеш өлкәсендә гамәлдәге һәм яңа кагыйдәләр һәм стандартлар җыелмаларын актуальләштерү һәм эшләү хисабына ирешелә.


11
июнь, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасында торак тапшыру буенча план 46% ка үтәлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International