Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Сезне чын күңелдән 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм! Бу көн күптәннән хезмәт кешесенә – үз эшләре белән мавыгучы, аны намуслы һәм җаваплы итеп башкаручы кешеләргә хөрмәтне гәүдәләндерә. Фидакарь хезмәт-илебезнең иминлеге һәм чәчәк атуы төзелә торган нигез. Бердәмлек, уртак көч белән генә без масштаблы бурычларны хәл итәчәкбез. Бу бәйрәм көнендә өлкән буынга аеруча рәхмәт әйтәсем килә-аларның тәҗрибәсе һәм тырышлыгы аркасында, бүген без алга таба үсеш өчен зур потенциалга ия. Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык, бәхет һәм уңышлар телим! Һәрберебезнең хезмәте кирәкле булсын һәм лаеклы бәяләнсен, ул шатлык һәм канәгатьлек китерсен.
«Ак Барс йорт» компанияләр төркеменә керүче Казан ЙТК «Иң яхшы проект — 2019» номинациясендә «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм» федераль компетенцияләр үзәге проектында катнашу нәтиҗәләре буенча җиңү яулады. КЙТК лаеклы бүләген Sommer линиясенең тимер-бетон дивар панельләрен ясау агымында иң яхшы нәтиҗәләр өчен алды. Илкүләм проектта катнашу нәтиҗәләре буенча: завод буенча төп продукция (йортлар өчен панельләр) җитештерүчәнлекне елына 60 меңнән 90 мең куб.м га кадәр арттыра алдык; проект барышында бушатылган кешеләрдән (9 кеше) яңа участок төзү нәтиҗәсендә завод өчен елына 12 млн. га өстәмә табыш; җитештерү күләмен арттырга - бу елына дүрт йорт төзү мөмкинлеге бирә. Шулай ук пилот участогында тәмамланмаган җитештерүне киметүгә һәм завод буенча эшләнмәләрне арттыруга ирешкәннәр. Мондый нәтиҗә заводның 8 ел эшләү дәверендә беренче тапкыр EBITDA3 уңай нәтиҗә бирде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Яр Чаллы шәһәренә килде. Сәфәр барышында Президентны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина озатып йөрде. Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Делегация «Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССОсын карап чыкты (Мәскәү пр., 85). 2018 елның маенда биредә йогышлы авырулар хастаханәсенең «В» корпусына (В1 һәм В2 блокларына) капиталь ремонт башланды. Бүгенге көндә В2 блогында эшләр тәмамланган, медицина җиһазлары, мебель, В2 блогы өчен башка җайланмалар сатып алынган. Йогышлы, диагностик һәм дезинфекция-стерилизация бүлекләренең ике каты файдаланыла. В1 блогын ремонтлау дәвам итә. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, тәмамлау 15 майга планлаштырыла. Татарстан Президенты, объектны планлаштырылган вакытка тапшыру өчен, ялларсыз эш оештырырга кушты.
Татарстан Республикасында быел «Демография» милли проекты ярдәмендә 22 балалар бакчасы барлыкка киләчәк. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай районында яңа балалар бакчасы төзелешенең барышы белән танышты. Сәфәр барышында Президентны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков озатып йөрде. Балалар бакчасы Тукай районының Әҗмәкәй авылында урнашкан, объектны ачу июль аена планлаштырылган. Яңа балалар бакчасы 140 балага исәпләнгән (1,5-3 яшькә кадәр-70, 3-7 яшькә кадәр-70 бала). Музыка һәм спорт заллары, азык-төлек блогы, кер юу блогы, медицина блогы, белгечләр кабинеты, төрле яшьтәге балалар өчен 6 уен мәйданчыгы, спорт мәйданчыгы, кече архитектура формалары каралган.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Төзелеш тармагында хезмәтне саклау турында Татарстан Республикасы төзелеш министрлыгы башлыгы объекталардагы бәхетсезлек очраклары турында сөйләде. 2020 елның гынвар-апрель айларында 6 бәхетсезлек очрагы теркәлгән (2019 елда шул чорда -1), шул исәптән үлүчеләр – 4әү, нык имгәнүчеләр – 2әү.
Республикада 24 апрельгә 887,1 мең кв. м торак эксплуатациягә тапшырылган, ягъни планның 29,8%ы. Торакны гамәлгә кертү динамикасы 2 атнага 48,0 мең кв.м тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының (ТР ДТФ) 2020 елга инвестицион программасы буенча – мәйданы 20,5 мең кв. метр булган 363 фатирлык 11 торак йорт буенча статистика органнарына хисаплар тапшырылган (планның 7,5%ы).
2020 елда күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 1 млн 317,2 мең кв. м мәйданда 177 күп фатирлы йортны эксплуатациягә кертү каралган. Бүгенгә 348,0 мең кв. м мәйданда 49 йорт файдалануга тапшырылган. 68 йорт әзер диярлек (70%-100%), 51 йорт уртача әзерлектә (30%-70%), 9 йортта эшләр күп әле (0%-30%).
2020 елда индивидуаль торак төзелеше буенча 1 млн 388,2 мең кв. м мәйданда 10 мең 680 йорт төзү планлаштырыла. 24 апрельгә 518,6 мең кв. м мәйданда 3990 индивидуаль торак йорт файдалануга тапшырылган, бу – планның 37,4%ы. Ике атна эчендә динамика – 48,0 мең кв. м.
Торак белән тәэмин итү өлкәсендә гражданнарга дәүләт ярдәме күрсәтү программалары буенча 728 гаиләгә 1 млрд 193,4 млн сум күләмендә торак шартларын яхшырту каралган.
2020 елның 25 апреленә 46 күп балалы гаиләнең барысына да сертификатлар рәсмиләштерелгән. 6 млн. 933 мең сумлык 1 сертификат реализацияләнгән. (Казан).
12 муниципаль берәмлектә 47 яшь гаиләне торак белән тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан муниципаль берәмлекләр белән финанслашу турында килешүләр төзү эше тәмамланган.
Моннан тыш, 35 мәҗбүри күченүче, Ерак Төньяктан күченүче һәм чернобыльчены торак белән тәэмин итү кысаларында 19 сертификат гамәлгә ашырылган, шулардан 8 чернобыльче, 9 мәҗбүри күченүче, 2 Ерак Төньяктан күченүче торак белән тәэмин ителәчәк. 25 апрельгә 2 сертификат реализацияләнгән.
2020 елга «Уңайлы мохит» программасы буенча быел гомуми суммасы 16,58 млн. сумга 12 гомуми белем оешмасын җайлаштыру каралган.
Фәрит Хәнифов искәрткәнчә, быел Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы 6 илкүләм проектын гамәлгә ашыруда катнашачак - Демография, Торак һәм шәһәр тирәлеге, Экология, Мәгариф, Сәламәтлек саклау һәм Мәдәният. Финанслау күләме – 15 млрд сумнан артык.
2020 елның 6 апреленнән 31 маена кадәр Татарстан Республикасында торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык кысаларында «Чиста төзелеш» акциясе үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез, төзүчеләр һәм подрядчы оешмалар төзелеш мәйданчыкларында төзелеш мәйданнарының чисталыгын саклауны тәэмин итү һәм территорияләрнең пычрануына юл куймау буенча чаралар үткәрергә тиеш.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы территориясендә коронавирус йогышы таралуны булдырмау максатларында, дәвам итәргә кирәк:
- төзелеш объектларында һәм оешмалар территорияләрендә үз-үзеңне тикшереп тору, яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмас өчен тәкъдим ителгән чаралар үтәргә;
- яңа коронавирус йогышы авыруының симптомнарын ачыклау буенча контрольне исәпкә алып, төзелеш объектларына һәм оешмалар территорияләренә эшчеләрнең үткәрү режимын тәэмин итәргә.
Быел гражданнарның барлык категорияләренә ярдәм итүгә 1 млрд. сумнан артык акча юнәлдерү планлаштырыла. Аерым алганда, 600 ятим баланы торак белән тәэмин итү планлаштырыла. Шулай ук 46 күп балалы һәм 47 яшь гаилә ярдәм алыр дип көтелә. Федераль законнарда билгеләнгән гражданнарның категорияләрен торак белән тәэмин итү буенча Дәүләт йөкләмәләрен үтәү буенча төп чаралар кысаларында гомуми суммасы 78,24 млн сумлык 35 торак сертификаты бирү планлаштырыла.Шулай итеп, сертификатларны чернобыльчеләр, мәҗбүри күченүчеләр һәм ерак төньяк районнарыннан күчеп килгән гражданнар ала алачак.