Казан, Санкт-Петербург, Екатеринбург һәм Воронеж белән беррәттән, әйнең иң уңайлы шәһәр тирәлеге белән иң эре шәһәрләр бишлеге арасына керде. Рейтингның беренче урынында Мәскәү, РФ төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары Андрей Чибис сүзләренә сылтап,дип хәбәр итә ТАСС. Аның сүзләренә караганда, исемлектә барлыгы 300 торак пункт, шул исәптән илнең 15 иң эре шәһәре. Шәһәр тирәлегенең сыйфаты торак һәм тирә-юнь тирәлеге, яшел һәм яр буе тирәлекләр, иҗтимагый-эшлекле һәм социаль-ял инфраструктура, шулай ук гомумшәһәр киңлекләр хәле буенча бәяләнде. Моннан тыш, исәпләүгә«Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» өстенлекле проектын тормышка ашыру күрсәткечләре алынды. Элегрәк РФ төзелеш министрлыгы башлыгы Михаил Мень белдергәнчә, Татарстан Рәсәйнең иң уңайлы төбәкләренең исемлегенә керә.
Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе 2018 ел башыннан 457 тикшерү үткәргәннәр. Хезмәтне саклау кагыйдәләре һәм нормаларын бозу өчен 4 млн. 682 мең сумга 136 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар 670 оешманы тикшергән. Шулай ук төзелеш мәйданнарында санитар-экология ике айлыгы кысаларында да күзәтчелек алып барыла. 103 тикшерү үткәрелгән, 28 хокук бозу ачыкланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
2018 елның апрелендә Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата планнан тыш урынга чыгып 32 тикшерү үткәрелде, аларның 7се – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү буенча; 15 тикшерү ЧЗТИ гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә бәйле, 10 тикшерү – прокуратура таләбе буенча. Шулай ук 2018 елның апрелендә, юридик затлар белән бәйләнешкә кермичә контрольлек чаралары уздыру кысаларында, Чистай ЗТИ тарафыннан идарәче оешмаларның күпфатирлы йортларның йорт яны территорияләрен чүп-чардан вакытында чистартып торуы буенча таләпләр үтәлеше предметына карата торак йортларны тикшерүләр уздырылды.
Кадерле ватандашлар! Сезне чын күңелемнән Бөек Җиңү Көне белән котлыйм! 9 Май – безнең халыкның Бөек Батырлыгы турында мәңгелек искәртү. Без барыбыз да үз туганнар һәм якыннар өчен җирдә тынычлык телибез. Нәкъ менә шуңа күрә бу Көн барыбыз өчен дә шундый мөһим! Бөек Җиңү көне хаклы рәвештә язгы яңарыш, киләчәккә якты өметләр, ветераннарга тирән ихтирам һәм ватандашлар һәм халык белән горурлану символына әверелде. Чын күңелемнән Сезгә нык сәламәтлек, күңел җылысы һәм кояшлы дөнья телим. Тынычлык һәм бәхет Сезгә һәм якыннарыгызга!
Җиңү Көне алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Гыймадиев Азат Гаяз улында кунакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре булдылар. Азат Гаяз улы Гыймадиев1927 елның 25 нче мартында Апас районы (Татарстан) Альмендерово авылында туган. Унҗиде елда фронтка китте һәм Көнбатыш Украинада дәүләт чиген узу гаскәрләренә билгеләнгән иде. 1944 елдан 1951 елга –Совет армиясе сафларында хезмәт итүен дәвам итте. Бу вакыт эчендә хәрби топография техникумын тәмамлады. Хәер, Азат Гаяз улы гомер буе укый иде - Казан инженер-төзелеш институты һәм СССР дәүләт төзелеше курсларына укырга килгән иде. А. Г. Гыймадиев җитәкчелегендә бик күп төзелеш конструкцияләре һәм архитектура чертежлары ясалган иде, шул исәптән Петропавловский соборында планетарий(1989 елда собор мөэминнәргә тапшырылды), Яр Чаллы шәһәре генераль планы, торак фонды, социаль-мәдәни-көнкүреш корылмалары. Азат Гаяз улы үзенең катлаулы, ләкин кызыклы тормыш тарихы белән бик теләп уртаклашты. Очрашу бик җылы шартларда узды. Чын күңелдән телибез аңа саулык-сәламәтлек, озын гомер һәм тыныч күк йөзе!
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда "Имәнлек" метро станциясендә төзелеш эшләре барышы белән танышты.
Татарстан Президентын төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин,Казан мэры Илсур Метшин, Дәүләт казна учреждениесе “Татарстан Республикасының инвестиция-төзелеш баш идарәсе” директоры Марат Айзатуллин, "Казметрострой" АҖ генераль директоры Марат Рәхимов һәм башкалар озата йөрде.
Күп фатирлы йортларга һәм социаль-мәдәни объектларга капиталь ремонт буенча республика программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы 1224 укучыга исәпләнгән мәктәпләр проектына үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр исемлеген карый, дип белдерде «Татар-информ» агентлыгына ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев.
Хәзерге вакытта «ПрофСтандарт» уку үзәгендә квалификацияне күтәрү курслары оештырылды, анда төзелештә бәя кую һәм сметалы нормалаштыруда норматив-хокукый җайга салуга кертелгән яңалыклар турында сөйлиләр, бу – смета бәясен билгеләүдә ресурс методына күчү, федераль дәүләт мәгълүмат бәя кую системасының эшләү төп аспектлары, зурлаштырган төзелештә бәяләр нормативлары ТБН, смета нормативларын эшләү кагыйдәләре. Өстәмә мәгълүмат: www.proff-standart.ru http://gosekspertiza-rt.ru
тел. + 7 (843) 253-75-49, info@proff-standart.ru
Татарстанда 2018 елга торак төзелеше буенча план кырыктан артык процентка үтәлгән. Бу вакытка 966 мең кв метр диярлек торак сафка бастырылган. Быел республикада 2 млн 403 мең кв метр торак төзеләчәк. Бу хакта бүген, Хөкүмәт йортында, Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды. Анда төбәкнең министрлыклар, ведомстволар һәм эре предприятиеләре җитәкчеләре һәм район башлыклары катнашты.