Социаль-мәдәни объектлар төзү программалары турында ТР Хөкүмәте Йортында узган атналык киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.
2023 елның 22 июленә республикада 2 млн.479 мең кв. метр, яки еллык планның 80% кертелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Кичә Биектау муниципаль районында социаль әһәмиятле объектлар ачылды. Чарада Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов, ТР ГИСУ директоры урынбасары Илнар Солтанов катнашты.
Казан шәһәренең Яңа Савин районында Адоратский урамындагы балалар бакчасы төзелеше объектында эшләр планлаштырылган күләмнең 82% тәмамланган. Мәктәпкәчә учреждение «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелә.
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында 2023 елда Татарстанда социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыруның барышына багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистларның сорауларына ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов җавап бирде.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин эш сәфәре белән Нурлат муниципаль районында булып кайтты.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин республиканың Теләче муниципаль районында эш визиты белән булды.
Ул район башлыгы Нәҗип Хаҗипов катнашында министр муниципаль район объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау барышы белән танышты.
Татарстан Республикасында Бөтенроссия Яшьләр көнен бәйрәм итү кысаларында социаль ипотека программасы буенча ташламалы шартларда торак алу өчен яшь белгечләр арасында конкурста катнашуга гаризалар кабул итү игълан ителде.
Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән һәм хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыручы 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия гражданнары катнаша ала.
Республикада күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча төзелеш-монтаж эшләренең гомуми үтәлеше 77% тәшкил итә, сезонлы эш төрләренең үтәлеше 80% тәшкил итә. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Социаль-мәдәни объектларны капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.