ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
2014 ел белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасы буенча Азбаба һәм Зур Күккүз урта мәктәпләрендә түбәләрне алыштыру һәм тәрәзәләрне урнаштыру буенча эшләр бара.
Әлмәттә ММЧ вәкилләре катнашында торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары җыелган кешеләрнең квартирларын йөреп чыгу дәвам итә. Акция барышы турында сюжетлар җирле телекомпанияләрнең кичке яңалыклар чыгарылышында күрсәтелә,
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, ведомство карамагындагы оешма җитәкчеләре һәм Төзелеш Министрлыгы хезмәткәрләре катнашында аппарат киңәшмәсе узды.

18
гыйнвар, 2014 ел
шимбә
Россия Федерациясенең Төзелеш, архитектура һәам торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Андрей Чибис җомга көнне үткәргән киңәшмәдә Россиянең 11 субъектының башкарма хөкүмәт вәкилләре ТКХ өлкәсенә хосусый инвестицияләрне җәлеп итү механизмнары төрында сөйләштеләр. Киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һшм торак коммуналь-хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов та катнашты.

17
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Бүген Менделеевск шәһәрендә "Аммиак, метанол һәм грануллашкан карбамид җитештерүче "Аммоний" ААҖ комплексы" төзелеше буенча Республика штабы утырышы үтте.
Әлмәттә торак-коммуналь хуҗалык комплексының эшчәнлеген яхшырту һәм бозылышларны булдырмау өчен ТКХ өлкәсендә Координация советы булдырылды. Аны Әлмәт районының башлыгы Мәҗит Салихов җитәкләде.
"Смарт Сити Казань" проектын Төркиянең AKFA Holding, SERA GROUP һәм Creative Project исемле төзелеш компанияләренә презентлардылар. ТР Инвестицияле үсеш агентлыгында проектны гамәлләштерүнең этаплары, җирлекнең кластер үсеше, "Иннополис" махсус икътисади зонасы һәм проектның төп объектлары күрсәтелде.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Ә.Фәйзуллин Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгының йомгак коллегиясе утырышында катнашты. Чара барышында Урман хуҗалыгы министрлыгының 2013 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарылды һәм 2014 елга планнар корылды.

16
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген "Алабуга" махсус икътисади зонасында төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Брий Аляшев подряд оешмалар белән чираттагы киңәшмә үткәрде. 
Аналитиклар 2013 елда Татарстанда электр энергиясен куллану 1,7 %ка артканын ачыкладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International