ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин, ТР Хөкүмәт Йортында үткәрелгән “Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсешенең төп тенденцияләре турында” дигән киңәшмәдә катнашты. Әлеге киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, фикер алышуда, шулай ук, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республика Хөкүмәте әгъзалары катнашты.

Бүген, аппарат киңәшмәсе барышында, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов, планлаштыру һәм теериторияләрне төзү бүлеге башлыгы Ольга Алексеевна Кайновага, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды. Әлеге бүләкләү аның юбилеена туры китерелгән иде. Ольга Алексеевна адресына җылы котлаулар һәм теләкләр яңгырады.

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, ведомство карамагындагы оешма җитәкчеләре һәм Төзелеш Министрлыгы хезмәткәрләре катнашында аппарат киңәшмәсе булды. Әлеге киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урыенбасары Ф.М. Хәнифов үткәрде. Киңәшмә барышына Министрлык алдында торган агымдагы сораулар, шулай ук якын киләчәк өчен планнар тикшерелде.

2013 елның 29 ноябре торышына, Татарстан Республикасында 2,143 млн. кв. метр торак, яки еллык планның 89,4%  файдалануга тапшырылган. Бу турыда бүген, Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында үткәрелгән республика киңәшмәсендә, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллиг хәбәр итте.


29
ноябрь, 2013 ел
җомга

Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында 2014 елда Татарстан Республикасын газификацияләү Программасын әзерләү сорауларына багышланган киңәшмә булды. Әлеге Программа “Газпром Трансгаз Казань” ҖЧҖ  газ бүлеп бирү челтәрләре буенча газ транспортлау хезмәтләре тарифына махсус өстәмә түләүләр кулланудан барлыкка килгән чаралар хисабына финанслана. Әлеге киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ф.М. Хәнифов үткәрде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Свияжск утрау-шәһәрлегендә булды. Эш сәфәрендә аңа ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты башлыгы Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Зеленодольск районы хакимияте башлыгы Александр Тыгин юлдаш булды.

28
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, муниципаль район вәкилләре белән, күп фатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү буенча Озак сроклы республика адреслы программаны формалаштыру сораулары буенча киңәшмә булды.

28 ноябрь көнне, Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Иске Кәкерле һәм Иске Шаймурзино торак пунктларында, участок полиция хезмәткәрләре өчен административ-торак бина ачуга багышланган тантаналы чаралар булды. Подрядчылар – “Солидарность” ҖЧҖ һәм “Строймонтаж” ҖЧҖ.

2013 елның 27 ноябрендә, Казан ратушасының Колонналы залында, “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре”  дигән Республика бәйгесе һәм 2013 елның “Россиянең иң яхшы 100 товары” Бөтенроссия бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.


27
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, Татарстан Республикасының, икътисадның мобилизацион план бүлекләрен эшләү өчен җаваплы муниципаль оешма вәкилләре белән киңәшмә булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International