ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе

2013 елның 12 декабрендә, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, гражданнарны кабул итүнең Бөтенроссия көне булачак. Гражданнарны кабул итүнең гомумроссия көне ел саен, 12 декабрьдә, Россия Федерациясе Конституциясе Көнендә, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсенә туры китерелеп үткәрелә.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында, видеоконференция режимында, “2013-2014 елларның көз-кыш чорына Россия Федерациясе субъектларының әзерлге турында” соравы буенча селектор киңәшмәсе булды. Киңәшмәне Россия Федерациясе  Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев үткәрде. Әлеге чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин катнашты.

ТКХ өчен вакытында түләмәү булган очракта, халык кына штраф түләргә тиеш түгел, әлеге түләүләрне дөрес исәпләмәгәннәргә карата да санкция булырга тиеш. Әлеге тәкъдимне Иҗтимагый палата ( ИП), Дәүләт Думасына тапшырылган “Энергоресурсларны кулланучыларның түләү дисциплинасын ныгыту белән бәйле Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында” дигән закон проектына бәйле рәвештә тәкъдим итте.

Бүген “ТАНЕКО” ААҖ территориясендә, Россия Федерациясе Федераль ҖыелышыныңТатарстан Республикасы буенча Дәүләт Думасы депутатлары катнашында, Татарстан икътисадына федераль чаралар җәлеп итү соравы буенча киңәшмә булды. Әлеге киңәшмәне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәмәтшин үткәрде. Чарада, шулай ук, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю.Л. Аляшев катнашты.

Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонаның углерод җепселләре җитештерә торган “АЛАБУГА-ВОЛОКНО” ҖЧҖ заводын төзү территориясендә, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торк-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю.Л. Аляшев тарафыннан, подрядчы оешмалар белән, җитештерү корпусы һәм АБК, технологик үткәргеч трубалар, энергетика һәм инженерлы тәэмин итү объектларын төзү сорауларын тикшерү буенча киңәшмә булды.


26
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, кызыксынган министрлык һәм ведомстволар катнашында, “ТКХ” ГИСын җибәрү буенча киңәшмә булды.

23 ноябрь, шимбә көнне, Ярославль шәһәрендәге “Миллениум” концерт-тамаша залында, “ЖКХ-2024” Бөтенроссия Ассамблеясы кысаларында, “ТКХ һәм төзелеш өлкәсендәге иң яхшы яшь эшче” дип аталган I нче Бөтенроссия бәйгесенең җиңүчеләрен тантаналы рәвештә тәбрикләү булды.


25
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләнгән эшләрнең гомуми суммасы 4,78 млрд. сумны тәшкил итә. 2013 ел программасына кергән 841 күп фатирлы йортның 840да капиталь ремонт эшләре тәмамланган.


23
ноябрь, 2013 ел
шимбә

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин белән бергә түбәндәге сәламәтлек саклау объектларын тикшерделәр: ДАСУ «РҮК», ДАСУ «БРКХ» и ДАСУ «РКОД».


22
ноябрь, 2013 ел
җомга

Бүген Менделеевск шәһәрендә,Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю.Л. Аляшев җитәкчелегендә, “Аммиак, метанол һәм бөртекләндерелгән карбамид җитештерә торган Аммоний” ААҖ Комплексы” төзү буенча Республика штабы булды.  Әлеге чарада Комплекс объектлары буенча төзү-монтаж эшләренең үтәлешенә кагылышлы сораулар тикшерелде. Штаб эшендә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Р.К. Сабиров катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International