ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2013 ел
җомга

Кама Тамагы районында берничә ел тормышка аша торган “Чиста су” дәүләт программасының төп максаты булып, халыкны, санитар-эпидемиологик кагыйдәләр һәм гигиена нормативлары таләпләренә туры килгән чиста су белән тәэмин итү тора. Шулай ук, әлеге программа авыл торак пунктларын су белән тәэмин итүне шәһәр дәрәҗәсенә күтәрү, заманча технологияләр кулланып, су белән тәэмин итү системасын үстерүгә юнәлтелгән. Программаны тормышка ашыру барышында, муниципаль район масштабында, агымдагы елда, Уразлыда төче су чыгару өчен  барлыкка килгән яңа суүткәргеч скважиналардан, Кама Тамагының Полевой урамында урнашкан 300 куб. метр күләмле сыешлыкка кадәр суүткәргеч сузылган. Киләчәктә суүткәргечне сыешлыкка тоташтыру буенча төзү-монтаж эшләре булачак.

Бүген “Баскет-холл” спорт комплексында ел саен үткәрелә торган ЮТҺ корбаннарын искә алу Көненә багышланган акцияләрнең алтынчысы булды. Әлеге акциядә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев катнашты.

Бүген Казанда “Корстон-Казан” ДСЯК “РИТЦ” ААҖда, төзелештә бәя билгеләү һәм сметаны тәритпкә китерү  буенча “Төзелештә бәя билгеләү һәм сметаны тәритпкә китерүнең гамәли аспектлары. Проблемалы сораулар һәм аларны чишү юллары” дигән семинар үз эшен башлап җибәрде. Әлеге семинарда “Национальное объединение стоимостного инжиниринга” СРО  карамагындагы  “Республиканың иң яхшы сметчасы” дигән Республика бәйгесе игълан ителәчәк.


21
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, “Парламент сәгате” кысаларында үткәрелгән ТР Дәүләт Советы утырышында чыгыш ясады. Аның доклады 2013-2014 елларда Татарстанда күп фатирлы йортлар белән идарә итүче һәм аларны караучы оешмалар эшчәнлегенә багышланган иде.

ТР Югары Ослан муниципаль районында спорт мәйданнарын урнаштыру буенча эшләр тәмамланып килә. Ике объектта ( Солнечная һәм Печищинский тракт урамнарында) койма һәм кечкенә формалар урнаштырылган.


20
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе

2013 елның 22 ноябрендә Казанда, “Корстон-Казань” ДТРКда, “РИТЦ” ААҖ тарафыннан, төзелештә бәя барлыкка китерү һәм сметалы нормалаштыру буенча “Төзелештә бәя барлыкка китерү һәм сметалы нормалаштыруның гамәли аспектлары. Проблемалы сораулар һәм аларны чишү юллары” дигән семинар үткәрелә. Әлеге чарада «Национальное объединение стоимостного инжиниринга» СРО карамагындагы “Елның иң яхшы сметачысы” Республика бәйгесе игълан ителәчәк.

Бүген Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы территориясендә, авыл җирлегендә яшәүчеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълүмати-консультация төркеменең күчмә кабул итүе булды. Консультацияне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммугаль хуҗалык Министрлыгының юридик бүлек белгече А.Р. Якупова үткәрде.


19
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе

Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонада подрядчы оешмалар белән үткән киңәшмәдә,  углерод җепселләре җитештерә торган “АЛАБУГА-ВОЛОКНО” ААҖ заводын төзү сораулары каралды. Әлеге киңәшмәне Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю.Л. Аляшев үткәрде.

Түбән Кама районының шәһәр тибындагы Кама Аланы бистәсендә, республика бюджеты чаралары хисабына, универсаль спорт-уен мәйданы ачтылар. Кама Аланы халкы, әлеге бүләкне, Казандагы Универсиада вакытында намуслы хезмәте өчен алды.

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, ТР муниципаль оешмаларында халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәкләрен урнаштыру сораулары буенча киңәшмә булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International