Капиталь ремонт эшләре барлык 726 күп фатирлы йортта да тәмамланган. 96 объектта 257 лифт алыштырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган атналык киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов район башлыгы Равил Хисаметдинов белән берлектә Биектау муниципаль районының Кече Рясь авылында мәдәният йортын ачу тантанасында катнашты.
Татарстан Республикасының Кукмара муниципаль районында Камышлы авыл клубы төзелеше тәмамланды.
Бүген Татарстан Төзелеш министрлыгында «Күпфатирлы йортлар өчен SCHIEDEL җыелма вентиляция каналлары системасы» темасына семинар узды. Чараны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев үткәрде.
Кичә ТР Төзелеш министрлыгында ТР буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең территориаль органы ярдәмендә оешмаларның инновацион эшчәнлегенең хисаплылыгын формалаштыру методологиясе буенча семинар-киңәшмә үтте. Чараны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов төзелеш һәм торак-коммуналь комплексы предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре белән үткәрде.
Питрәч муниципаль районында Званка авылында күл буендагы паркны төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Агымдагы елда төзекләндерүнең беренче чиратындагы төзелеш-монтаж эшләре «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру»Федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылды.
Татарстан 200 меңгә кадәр кеше яшәгән торак пунктлар өчен инженерлык инфраструктурасын арендалау килешүләрен кертү инициативасы белән чыгыш ясаячак. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Казанда уза торган VI төбәкара дәүләт-хосусый партнерлык тармак форумында хәбәр итте.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге темаларны иң яхшы яктыртуга ел саен үткәрелә торган массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсына йомгак ясалды.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә төп тармакларда төзелеш һәм инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү буенча программа чараларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Республикада торакны файдалануга тапшыру планы 97,5% ка үтәлгән. Төзүчеләр тарафыннан 3 млн 23 мең квадрат метр файдалануга тапшырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.