9 декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.
Бүген ТР Төзелеш министрлыгында «Төзелеш тармагын цифрлаштыру. Татарстан Республикасы.» стратегик сессиясе үткәрелә. Чараны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев алып бара.
Алексей Фролов «Аномаль түбән температура чорында халыкның тормыш эшчәнлеген тәэмин итүгә һәм өзлексез җылылык белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар» темасына Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең планнан тыш утырышында катнашты. Чараны барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – Комиссия рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.
Казанда «Казаныш» Халыкара архитектура-төзелеш форумы уза. Йомгаклау көнендә Казанның иң яхшы архитектура һәм шәһәр төзелеше объектына смотр-конкурс җиңүчеләре игълан ителде. Бүләкләрне Казан мэры Илсур Метшин, Казан башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин һәм шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина тапшырды.
Быел ТР Дәүләт торак фонды Казанда файдалануга тапшыра торган биш йортның берсе кухня гарнитурасы, урнаштырылган техника һәм яхшыртылган ремонт белән торакчыларга тапшырылачак. Бу опцияләрне исәпкә алып, фатирның бәясе фатирның мәйданына бәйле рәвештә якынча 300400 мең сумга кыйммәтләнә.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Төзелеш, ТКХ, шәһәр мохите» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясенең һәм Дәүләт Думасының төзелеш һәм ТКХ комитетының уртак утырышында ипотеканың ташламалы программаларын авыл ипотекасына охшаш сроксыз итәргә тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов реконструкциядән соң Буа дәүләт драма театры бинасын ачуда катнашты. Чарада аны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин озатып йөрде.
2023 елның гыйнвар-октябрь айларында коммуналь инфраструктура объектларын үстерү, модернизацияләү һәм реконструкцияләү буенча инвестиция программалары чараларын үтәү 4 млрд.сумнан артык тәшкил итте. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Бүген «Казэнерго» АҖ җитештерү мәйданчыгында җылылык белән тәэмин итү системаларында авария хәлендә оператив файдалану өчен кирәкле ике күчмә котельныйның берсен сынап карадылар.
15 декабрьдән Казанның барлык районнарында халык белән очрашулар узачак, анда хакимият белгечләре «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләрнең төп принциплары һәм мәҗбүри төрләре турында сөйләячәк. Бу хакта «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина ТР Хөкүмәте Йортында Рәис Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә хәбәр итте.