ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстанда торакны файдалануга тапшыру планы 96% ка үтәлгән: 2 млн 989 мең кв.метр файдалануга тапшырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.


10
ноябрь, 2023 ел
җомга

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында шәхси торак төзелешен төзүчеләр һәм йорт комплектлары җитештерүчеләрнең ДОМ.РФ банкы вәкилләре белән очрашуы булды. Киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев үткәрде.

 


9
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Кичә Биектау муниципаль районында Биектау авылының көньяк-көнчыгыш һәм Көньяк өлешләрен тоташтыручы юл ачылды.   Тантаналы чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов, «ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ директоры Нияз Ситдыйков, ТР буенча дәүләт экспертиза идарәсе директоры Рафар Шакиров катнашты.


8
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Казандагы «Кече Акчарлак күле» паркы Гуанчжоу шәһәр инновацияләре Халыкара премиясе номинанты булды. Парк Россиядән конкурста җиңү өчен көрәшәчәк бердәнбер проект. Шулай ук хәзер ул премия сайтында 30 ноябрьгә кадәр уза торган «Тамашачылар симпатиясе призы» номинациясендә онлайн-тавыш бирүдә катнаша.

 


7
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

Экологик диктант - экологик культураны формалаштыруга, халыкта экологик белемнәрне популярлаштыруга, шулай ук экологик хокук бозуларны кисәтү чарасы һәм экологик иминлекнең төп өлеше буларак экологик грамоталылык дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән еллык чара.


6
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

«Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру турында «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның түләү дисциплинасы һәм җитештерелгән энергия ресурслары өчен предприятие һәм оешмаларның бурычлары турында сөйләде

Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы тулысынча тәмамланып килә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру турында ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.


3
ноябрь, 2023 ел
җомга

 Алексеевск муниципаль районы Алексеевск шәһәр тибындагы поселокта су  станциясе төзелеше тәмамланды. Реконструкциядән соң объектның проект куәте 42 куб.м/сәгать тәшкил итә. Объектта төзелеш эшләре «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Чиста су» федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында алып барыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International