ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2023 ел
җомга

2023 елның 23-24 ноябрендә Казан Экспо мәйданчыгында төзелеш индустриясендә яшь белгечләрне җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Яшь белгеч – киләчәк төзүчесе» форумы узачак. Форум төзелеш индустриясендә, торак-коммуналь хуҗалыкта һәм сәнәгать җитештерүендә квалификацияле кадрлар төркемен формалаштыруга юнәлдерелгән.  Катнашучылар;  архитектура-төзелеш вузлары һәм урта махсус уку йортлары студентлары һәм укытучылары, экспертлар һәм эш бирүчеләр, бизнес һәм профильле министрлык вәкилләре.


16
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә КФЙда гомуми милекне капиталь ремонтлауның төбәк программасын гамәлгә ашыру барышы һәм 2024 елга планнар турында сөйләде.

 

2023 елның 27-28 ноябрендә Казанда дәүләт-хосусый партнерлык буенча VI төбәкара тармак форумы узачак.


15
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан инде өченче ел рәттән 3 млн. һәм аннан да күбрәк кв. метр торак тапшыра. Быел 3,1 млн кв. м. файдалануга тапшырылачак. Хәзер план 96% ка үтәлгән. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин «Татарстан онлайн» проектының туры эфирында сөйләде.

Бүген Казанда А. С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәк мәйданчыгында «Бергә коррупциягә каршы!» дип исемләнгән квиз Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы карамагындагы оешмалар хезмәткәрләре арасында үткәрелде.


14
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

Татарстанның Арча районы Шура авылында «Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль программасы кысаларында авыл клубы төзелеше тәмамланды.

Бүген Төзелеш министрлыгында Ямал-Ненец автономияле округы төзелеш комплексы вәкилләре белән очрашу узды. Кунаклар инфраструктура бюджет кредитлары (ИБК) кысаларында финанслана торган проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.

 

Бүген Төзелеш министрлыгында Ямал-Ненец автономияле округы төзелеш комплексы вәкилләре белән очрашу узды. Кунаклар инфраструктура бюджет кредитлары (ИБК) кысаларында финанслана торган проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.


13
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасында 25 модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тулысынча тәмамланды.

Октябрь йомгаклары буенча Татарстан Республикасы шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмат системасында (ГИСОГД) муниципаль хезмәтләр буенча 23 886 гариза эшкәртелгән, алар буенча 24 523 рөхсәт һәм хәбәрнамә, шул исәптән социаль әһәмиятле хезмәтләр буенча да формалаштырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International