Министр урынбасары Илшат Гимаев өлешләп төзү буенча законнардагы үзгәрешләр турында семинар-киңәшмә үткәрде: анда өлешләп төзү өлкәсендә төзүчеләр, банклар һәм тикшереп тору (күзәтчелек итү) буенча вәкаләтле органнар вәкилләре катнашты. «Бүгенге көндә квартал саен бирелгән хисап нәтиҗәләре буенча, республикасы территориясендә 214-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә 123 төзүче эшчәнлеге гамәлгә ашыра, 305 объектлары төзелеше алып барыла, мәйданы – 3 млн. 894,4 мең кв. м., алар буенча 32 923 өлешләп тезү килешү теркәлгән, һәм гражданнарның 77 млрд. 577,7 млн. сум сумлык акчалары җәлеп ителгән. Яңгыраган саннар бик олы төзелеш күләмнәре һәм өлешләп төзүдә катнашучыларның бик күп акча җәлеп ителгәне турында сөйли, – диде Илшат Гыймаев. –Төзүчеләр эшчәнлегенең ачыклыгын күтәрү, гамәлдәге җайга салуны камилләштерү, һәм өлешләп төзүдә катнашучыларның хокукларын көчәйтүне тәэмин итү максатыннан, күп фатирлы йортларның өлешле төзелеш өлкәсендә законнар соңгы вакытта зур үзгәрешләр узды».
Торакны финанслау яңа системасына күчү буенча чаралар үз көченә ике этапта керәчәк: 2018 елның 1 июленнән һәм 2019 елның 1 июленнән. Шулай итеп, өлешләп тезүдә гражданнар акчаларын җәлеп иткән чараларда 2018 елның 1 июленнән – ирекле рәвештә, 2019 елның 1 июленнән — һичшиксез, эскроу-счетлар кулланылачак. Ягъни, 2019 елның 1 июленнән торак төзелешендә барлык яңа проектлар хәзерге вакытта булган формада булмыйлар, барлык проектлар эскроу-счетлар аша гына тормышка ашырылачак. 2018 елның 1 июленнән барлык торак төзелеше проектларына банка ашыруын күрсәтергә тәкъдим ителә Һәр төзүче вәкаләтле банкта махсус хисабын ачарга тиеш һәм бөтен исәп-хисапларын шунда гына алып барырга тиеш. Банклар түләүләрнең максатчан билгеләнешен бәяләргә тиеш һәм шикләр туса, 1 нче июльдән соң башланган проектлар өчен исәп-хисап ясауны туктатырга тиеш. Очрашуга читтән чакырылган Казан шәһәренең Башкарма комитеты торак сәясәте идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Әхмәтханов җыелучыларга өлешләп төзү өлкәсендә законнардагы үзгәрешләр турында сөйләде. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 1 июленнән соң объектларын төзергә рөхсәт алачак төзүчеләргә, инде булган чикләүләрдән тыш, яңа нигезләмәләре дә кулланылачак. АҖ «Газпромбанк» ҖАҖ «Сбербанк» вәкилләре төзүчеләр белән эшләү яңа моделе турында, һәм өлешләп төзү проектларын банкта алып бару хезмәтләре турында сөйләделәр.