«Салават күпере» торак комплексында 260 урынлык ике балалар бакчасы ачылды. Аларның берсенең юнәлеше - бионика өлкәсендә балаларның социаль тәҗрибәсен үстерү, ә икенче балалар бакчасында һәр баланың спорт потенциалын үстерүгә басым ясалачак. Мәктәпкәчә учреждениеләрдә 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге балалар өчен ясле төркемнәре бар.
Илһам Шакиров проспекты, 7а адресы буенча 45-нче номерлы «Тиктормас» балалар бакчасы «Демография» милли проекты кысаларында төзелгән. Учреждение 260 урынга исәпләнгән һәм 14 төркемгә ия. Бүгенге көндә аңа 160 бала җибәрелгән. Балалар бакчасының уникаль юнәлеше бар – монда һәр баланың спорт потенциалын үстерүгә басым ясалачак. Рекреацияләрдә балалар өчен скалодромнар, импровизацияләнгән футбол кыры урнаштырылган.
Бүген шулай ук «Салават күпере» ндә Илһам Шакиров проспекты, 6 адресы буенча 44-нче номерлы «Керпе»тбалалар бакчасы ачылды. Ул шулай ук 260 балага исәпләнгән. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең төп юнәлеше - бионика өлкәсендә балаларның социаль тәҗрибәсен үстерү.
Казанда быел 1690 урынлык 8 балалар бакчасы ачу планлаштырыла, шуларның 5-се «Демография» илкүләм проекты буенча төзеләчәк. 2020 елда шәһәрдә үз ишекләрен 2220 урынлы 9 мәктәпкәчә учреждение ачкан иде.