Урта һәм кече бизнес клиентлары тормышка ашыра торган торак күчемсез милек проектларын финанслау мәсьәләләренә багышланган конференциядә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев чыгыш ясады.
Чара кысаларында ВТБның өлкән вице-президенты Руслан Еременко киләсе елга төзелеш өлкәсен үстерү тенденцияләрендә фаразларны җиткерде. Аның сүзләренә караганда, банкта төзүчеләр белән 565 млрд сумлык 450 кредит килешүе эшләячәк. Киләсе елда ВТБ экспертлары килешүләр саны буенча 20% ка, финанслау күләме буенча 30% ка кадәр үсеш көтә. Банк портфелендә төбәк проектларының мәйданы 10 млн кв. метрга кадәр тәшкил итәчәк.
Министр урынбасары, үз чиратында, ташламалы ипотека программаларын кабул итү буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте карарлары турында сөйләде. “Россия Үзәк Банкы мәгълүматларына караганда, бу елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Татарстанда торак базарындагы вәзгыять катнаш булып кала бирә: ипотека кредитларының гомуми саны якынча 35,7% ка (48 746 дан 31 337 берәмлеккә кадәр) кимегән, шул ук вакытта беренчел базарда бирелгән ипотека кредитлары саны 2,8% ка (9 428 берәмлектән 9 692 берәмлеккә кадәр) арткан. Вакыт шуны күрсәтте: нәкъ менә шушы чаралар ярдәмендә хәтта катлаулы икътисади шартларда да торак төзелешен алга таба үстерү өчен төзелеп килүче торакның эшен саклап кала алдык», – дип ассызыклады министр урынбасары.
Бүгенге ипотека кредитлау базары проблемаларыннан тыш, конференциядә торак төзелешен үстерү механизмнары мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Илшат Гыймаев билгеләп үткәнчә, төзелешкә бирелгән рөхсәтләр саны төп индикаторларның берсе булып тора. Узган һәм хәзерге елның 9 ае күрсәткечләре белән чагыштырганда, аларның саны 1,8 тапкырга арткан.
Докладның аерым пункты булып, инфраструктура объектлары исемлеген киңәйтә торган РФ Хөкүмәте күрсәтмәсе тора, аны төзү яки реконструкцияләүне гадиләштерелгән процедуралар буенча алып барырга мөмкин.
Бу тармакка ярдәм итүнең яңа чарасы җир кишәрлекләрен бүлеп бирүнең гадиләштерелгән тәртибен куллану, проектларга тизләтелгән экспертиза үткәрү һәм территорияне планлаштыру буенча документлар эшләү, гомуми төзелеш вакытын кыскартырга мөмкинлек бирә. Исемлеккә балалар бакчалары, мәктәпләр, фельдшер-акушерлык пунктлары, физкультура-сәламәтләндерү комплекслары, балалар сәнгать мәктәпләре һәм башка иҗтимагый оешмалар кертелгән.
“Федераль законнардагы үзгәрешләр һәм төзелеш тармагына ярдәм итүнең яңа механизмнарын эшләтеп җибәрү нәтиҗәсендә перспективалы яңа төзелешләргә киңрәк юл ачылачак” , - диде Илшат Гимаев.