Татарстанда төзелеш тармагының тугыз хезмәте 2022 елда электрон рәвешкә күчерелгән

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Циффрлаштыру  2022 елда төзелеш тармагы хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү буенча зур эш башкарылды. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ведомствоның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы коллегиясе утырышы бүген Б.Рамиев исемендәге IT-паркта узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм башкалар катнашты.

Марат Айзатуллин төзелеш тармагында барлыгы 46 хезмәт күрсәтүне искә төшерде. Шуларның 9ы Төзелеш министрлыгына беркетелгән. Шулай ук тармак буенча 2022 елда 13 чиктәш хезмәт күрсәтелгән. “Тармак хезмәтләрен тәрҗемә итү эше 2023 елда да дәвам итәчәк”, - дип хәбәр итте министр.

Шулай ук «Шәһәр хуҗалыгы һәм төзелеш» юнәлеше буенча «Циффрлы җитлегү» милли максатлары кысаларында 2030 ел күрсәткечләренә ирешелде.

“Бу күрсәткеч буенча Россия Федерациясе төбәкләре арасында лаеклы беренче урынны алып тора”, - дип билгеләп үтте ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы.

Аның сүзләренчә, төзелешнең арта барган күләме мәгълүмати-аналитик ярдәмнең яңа сыйфатлы дәрәҗәсенә күчү кирәклеген күрсәтә. Циффрлы мәгълүмат системаларының потенциалын тормыш циклының барлык этапларында кулланырга кирәк – объектны проектлау, экспертиза, төзелеш һәм эксплуатация чорында озатып йөрү. Әйтик, агымдагы елның 1 гыйнварыннан башлап ТР Төзелеш министрлыгы тарафыннан бюджет финанславы белән объектларны төзү һәм реконструкцияләү буенча барлык проект документлары мәгълүмати модель кулланып гына эшләнәчәк һәм экспертиза узачак дигән күрсәтмә кабул ителде.

«Агымдагы елда эшне уңышлы төзү бурычы – төзелеш материалларын җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр мәгълүмат системасына тапшырудан алып, төзелеш процессында катнашучыларның барысын да анда эшләүгә кадәр», - дип нәтиҗә ясады министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International