ТР Төзелеш министрлыгы коллективы, ТР Сәламәтлек саклау министры Марат Наил улы Садыйковның вакытсыз вафат булуы сәбәпле, гаиләсе һәм туганнарының кайгысын уртаклаша

2023 елның 29 гыйнвары, якшәмбе

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллективы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Садыйков Марат Наил улының вафат булуы сәбәпле, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Марат Наил улы Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау системасы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертте.

Аның эшләү дәверендә сәламәтлек саклау объектлары масштаблы яңартылды: яңалары төзелде, гамәлдәге медицина учреждениеләре капиталь ремонтланды. Соңгы берничә елда гына да Татарстанда дөньяның иң югары стандартларына туры килә торган медицина учреждениеләре – Казанда һәм Чаллыда йогышлы авырулар хастаханәләре, Республика балалар клиник хастаханәсе базасындагы балалар онкологиясе һәм гематология үзәге, Республика туберкулез диспансеры файдалануга тапшырылды. 1нче бала тудыру йорты каршындагы перинаталь үзәк, Дәрвишләр бистәсендәге балалар поликлиникасы төзелеше дәвам итә. Күп еллар дәвамында беренчел буынны модернизацияләү, республиканың төрле почмакларында стационарларны төзү һәм ремонтлау программалары өзеклексез бара.

Марат Наил улы җитәкчелегендә республиканың медицина берләшмәсе моңарчы күрелмәгән чакыруга каршы торды. Республикада пандемия вакытында кабул ителгән карарлар яңа вирус корбаннары санын киметергә, нәтиҗәле дәвалануны һәм халыкны массакүләм вакцинацияләүне оештырырга мөмкинлек бирде.

Марат Наил улы табибның үз эшенә чиксез бирелгән, җәмәгать сәламәтлеге сагында торучы, башкаларның кайгысына ярдәмчел табиб булырга тиешлегенә мисал булып калачак.

Аның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International