Владимир Кудряшев төзүчеләр конференциясендә катнашты

2023 елның 26 мае, җомга

25 майда Казанда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев катнашында «Күп фатирлы төзелеш: яңа сынаулар һәм перспективалар» 45 нче конференциясе узды.

Чарада төбәктә девелопер продуктының төп трендлары билгеләнде, шулай ук бүләкләү тантанасы узды. Мактаулы исемнәр һәм дипломнар төбәк төзүчеләренә призерларга, федераль яңа төзелешләр премиясе җиңүчеләренә, 2022 елда торак тапшыру буенча лидерларга, шулай ук яңа төзелешнең кулланучылар җәлеп итүчәнлеген арттыручы карарлар кулланган девелоперларга тапшырылды.

Владимир Кудряшев билгеләп үткәнчә, Татарстанда 2023 елның 5 аенда 1,9 млн.кв. метр торак төзелгән — бу ел дәвамында планлаштырылган 3 млн. кв. метрның 61% ы. Ул билгеләп үткәнчә, бүген республика төзүчеләре квадрат метрлар саны буенча түгел, ә үз халкы өчен булдыра торган мохит буларак ярыша.

Төзүчеләрнең Бердәм ресурсын тикшерү буенча, бер генә төбәктә дә яңа төзелешләрнең куллану сыйфатлары начарланмаган. Аерым алганда, Татарстан Республикасы төзелә торган торак комплексларның куллану сыйфатларын яхшыртуның Гомумроссия темпларын узып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International