Татарстан Республикасында коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең яңа программасы актив гамәлгә ашырыла. Торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү программасының операторы булып «Территорияләрне үстерү фонды» ППК тора.
2023-2024 елларда республиканың 10 муниципалитетында 124,7 км челтәрне яңарту планлаштырыла. Бу, төбәктә яшәүче 1 миллионнан артык кешене уңайлырак яшәү шартлары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
2023 елда 26 объектта эшләр башланган. Бүгенге көндә монтаж эшләре 19 объектта тәмамланган. Казанда һәм Яр Чаллыда, шулай ук Зәй, Яшел Үзән һәм Лаеш районнарында 37,9 км инженер коммуникацияләре ремонтланган. Алар арасында 19,3 км су чыгару, 13 км җылылык белән тәэмин итү һәм 5,6 км су белән тәэмин итү челтәрләре. Нәтиҗәдә, муниципаль берәмлекләрдә яшәүче 66,6 мең кеше өчен коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты яхшырды.
2024 елда шулай ук 41 объектта коммуналь инфраструктураны яңартуны дәвам итү планлаштырыла.
Яңа программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә коммуналь инфраструктура объектларында аварияләрне 2025 елга 2,8% ка киметү планлаштырыла. Моннан тыш, программа торак төзелешен үстерүгә этәргеч бирәчәк.