Уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсы 2030 елга кадәр озайтылачак

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

Кече шәһәрләрдә һәм тарихи торак пунктларда уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсы 2030 елга кадәр озайтылачак. Бу хакта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында белдерде. Бүген Мәскәүдә хат игълан итү тантанасы узды.

 

“Шәһәр һәм авыл үсеше планнарының авторлары булып аларның халкы торырга тиеш. Гражданнар үзләре нинди объектларга, беренче чиратта нинди проблемаларны хәл итүгә акча бүлеп бирергә кирәклеген билгеләгәндә механизмнарны актив кулланырга кирәк”, - дип ассызыклады Россия Президенты.

 

Владимир Путин үзенең мөрәҗәгатендә, гомумән алганда, Россия буенча алты ел эчендә 30 меңнән артык җәмәгать урыны төзекләндереләчәк, дип белдерде. Төзекләндерүгә һәм бу өлкәдәге зур проектларга 360 миллиард сум акча биреләчәк.

 

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 2015-2023 елларда 398 яңа иҗтимагый киңлек төзелгән, шуларның 225е «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында төзелгән.

 

2018-2023 елларда кече шәһәрләр һәм тарихи торак пунктларның Бөтенроссия конкурсы кысаларында республикадан 42 проект җиңүче булды, алар федераль бюджеттан 2,9 млрд сумнан артык грантлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International