ТР Төзелеш министрлыгында 2024-2025 елларга җылыту чорына әзерлек башланды.

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Төзелеш министрлыгында 2024-2025 еллар җылыту чорына әзерлек буенча республика штабының быел беренче утырышы узды. Чараны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов үткәрде.

Киңәшмәдә ТР муниципаль районнары (видеоконференцэлемтә режимында), министрлыклар, ведомстволар һәм тармак предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Штаб көн тәртибе кысаларында 2024/2025 елларның җылыту чорына торак фондын әзерләү сыйфатын контрольдә тотуны тәэмин итү мәсьәләсе каралды. Хисап мәгълүматлары белән Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы – Александр Тыгин һәм Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе урынбасары – Павел Бакин чыгыш ясады.

Алексей Фролов муниципаль берәмлекләр вәкилләренә «Торак фонды мониторингы» мәгълүмати-аналитик  һәм «ФРТ» ППК АИС системаларында җылыту чорына әзерлек чаралары барышы турында мәгълүмат кертү зарурлыгын искәртте.

«Бүгенге көндә 2023-2024 елларның җылыту чоры башлануы һәм тәмамлануы турында мәгълүматны ФРТ  ППК АИС системасына кертмәгән муниципаль берәмлекләр бар. Бу 3 муниципалитет - Әлки, Кукмара, Лаеш районнары. Тагын 4 район системага төзәтмәләр кертүне таләп итә торган мәгълүмат кертте. Бу – Апас, Алабуга, Менделеевски, Минзәлә районнары җитәкчеләреннән әлеге эшне тиз арада тәмамлауларын үтенәм», - дип билгеләп үтте ведомство башлыгы урынбасары.

Киләсе җылыту сезонына әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары проекты эшләнде, анда төп бурычлар исемлеге кертелгән. Документ нигезендә төп чараларның вакыты түбәндәгечә:

аварияләр нәтиҗәләрен бетерү буенча эш планын 2024 елның 1 августына кадәр расларга;

2024 елның 1 сентябренә кадәр аварияләр нәтиҗәләрен бетерү буенча гамәлләрне эшкәртү буенча өйрәнүләр үткәрергә

җылылык энергиясен кулланучылар өчен паспортлар алу – 2024 елның 1 сентябренә кадәр;

җылылык белән тәэмин итүче һәм җылылык челтәре оешмалары өчен паспортлар алу – 2024 елның 1 ноябренә кадәр;

муниципаль берәмлекләрнең әзерлек паспортларын алу – 2024 елның 15 ноябренә кадәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International