Бүген республика Төзелеш министрлыгында 2024/2025 елгы җылыту чорына әзерлек буенча республика штабының чираттагы утырышы узды. Аны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Мәҗит Салихов үткәрде.
Штаб эше муниципаль районнар тарафыннан «Торак фонды мониторингы» системасына кертелгән мәгълүматны мониторинглаудан башланды. Татарстан Республикасы буенча барлыгы 1072 котельный әзерләнгән, бу 33% тәшкил итә. Мәгариф объектлары буенча барлыгы 348 объект әзерләнгән, бу – 26 %. Мәдәният учреждениеләренең әзерлеге 21% тәшкил итә.
Бүгенге көндә 348 объект яки сәламәтлек саклау объектларының 17% җылыту сезонына әзер.
Дәүләт торак инспекциясенең оператив мәгълүматлары буенча, үзәк җылытуның йорт эчендәге системаларын юып, пресслау 32% ка башкарылган.
Азнакай, Әгерҗе, Арча һәм Бөгелмә муниципаль районнары вәкилләре булачак җылыту чорына әзерлек эшләренең барышы турында сөйләделәр. Шулай ук мәгариф объектларының әзерлеге турындагы доклад белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының эшләр идарәчесе Андрей Рюхов чыгыш ясады.
Муниципаль берәмлекләр вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, министр урынбасары «Торак фонды мониторингы» системасын кертү буенча эшне көчәйтергә чакырды.