Татарстанда ТКХ өчен түләүләрнең 76 проценты электрон форматта башкарыла

2024 елның 1 июле, дүшәмбе

ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның түләү дисциплинасы,  энергия ресурслары өчен предприятие һәм оешмаларның бурычлары турында сөйләде.

Аның сүзләренчә, агымдагы елның май аенда республика буенча торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю дәрәҗәсе узган елның шул ук чорына карата 101,3% тәшкил иткән. Агымдагы елның гыйнвар-май айларында Татарстан буенча халык түләүләрен җыю дәрәҗәсе уртача 97,7% тәшкил итте. Бу узган ел күрсәткеченнән 0,5% ка югарырак. Уртача еллык дәрәҗәсе 99,4% тәшкил итә, бу 2023 елның шул ук чорына туры килә.

Электрон түләүләр өлеше гомуми күләмдә 76% ка җиткән. 2024 елның 1 июнендә газ өчен түләнмәгән бурыч суммасы 235 млн сум тәшкил итте. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 16 миллионга кимү теркәлә.

Кулланылган электр энергиясе өлешендә бер ел эчендә бурыч суммасы 23 млн сумга кимү теркәлә. 2024 елның 1 июнендә бурычның гомуми суммасы 25 млн. Идарәче оешмаларның җылылык энергиясе өчен «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте алдындагы бурычы 1 июньгә 56 млн сумга кимегән һәм 197,5 млн сум тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International