ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы республика һәм Федераль төзелеш программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде

2024 елның 5 июле, җомга

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль объектлар, җәмәгать урыннары һәм инженерлык инфраструктурасы төзелеше буенча республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру барышы турында сөйләде.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Министр үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә 11 мәктәпнең һәм янкормаларның әзерлеге 75% тәшкил итә, 10 балалар бакчасы буенча төзелеш-монтаж эшләре күләме 54% ка ябык. “Сәламәтлек саклау” тармагы объектларын төзү өлешендә фельдшер-акушерлык пунктларын төзү буенча эшләр 65% тәшкил итә, башка медицина учреждениеләре буенча төзелеш-монтаж эшләре 49% ка җиткән.

Спорт тармагы объектларын төзүгә килгәндә, 4 футбол манежы буенча эшләр 24% тәшкил итә, универсаль мәйданчыклар буенча - 25%. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында Кукмара шәһәрендә чаңгы-роллер трассасы һәм шәһәр тибындагы Апаста футбол кырының административ бинасы төзелеше дәвам итә. Эшләрнең 28% башкарылган.

«Яшьләр сәясәте» тармагында республика программасы кысаларында балалар лагерьлары төзү буенча эшләр күләме 33 процентка үтәлгән, ә шәһәр тибындагы Балык Бистәсендә яшьләр үзәген төзү буенча эшләр күләме 28 процентка ябылган.

«Мәдәният» тармагы объектлары буенча башкарылган эшләр 42% тәшкил итте.

«Экология» тармагы объектлары буенча биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча эшләр 83% ка, балчык кырларын рекультивацияләү буенча эшләр 67% ка башкарылган. Саба районының Шәмәрдән авылында нефть пычранулар белән бозылган җирләрне рекультивацияләү буенча башкару 82% тәшкил итә.

Моннан тыш, республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында 7 Башкарма комитетның әзерлеге бүгенге көндә 59% тәшкил итә. Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктлары буенча эшләр 79% ка башкарылган. Агымдагы атнада Алабуга районындагы объектта эшләр тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International