Илшат Гыймаев «СТРОЙКА» күргәзмәсе эшендә катнашты

2024 елның 10 июле, чәршәмбе

Бүген төзелеш, бизәү материаллары, технологияләр һәм җиһазлар күргәзмәсендә төзелеш өлкәсендә күп фатирлы төзелеш, инновацион технологияләр һәм цифрлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Чара Казанда «КазаньЭкспо» үзәге мәйданчыгында узды.

Күргәзмә кысаларында пленар сессиядә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев Татарстан Республикасында торак базарында проектлы финанслауны кертү турында доклад укыды.

Ул искәрткәнчә, 25.12.2018 елгы 478-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә 2019 елның 1 июленнән Россия төзүчеләре өлешләп төзүдән проект финанслауга эскроу счетларын кулланып тулысынча күчкән.

“Торак төзелешен проектлы финанслауга күчү нәтиҗәсендә төзелә торган объектларда күчемсез милек сатып алу гражданнар өчен куркынычсызрак һәм җиңелрәк була — өлешчеләрнең акчалары эскроу счетларында саклана”, – дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 128 төзүче эшчәнлек алып бара, төзелеш стадиясендә 2 млн.934 мең кв. м. мәйданлы 333 күп фатирлы йорт бар, алар буенча өлешләп төзелештә катнашу өчен 24 434 килешү төзелгән.

 

Шулай ук Илшат Гыймаев торак сатып алырга ярдәм итүче дәүләт программалары турында сөйләде. Шул исәптән 6% ставкалы гаилә ипотекасы, 5% ставкалы IT-ипотека, 3% ставкалы авыл ипотекасы һәм 2% ставкалы Ерак Көнчыгыш (арктик) ипотекасы.

Моннан тыш, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев күп фатирлы төзелеш мәсьәләләренә багышланган конференциядә катнашты.

Исегезгә төшерәбез, «СТРОЙКА» күргәзмәсе Казанда 10-12 июльдә «КазаньЭкспо» үзәге мәйданчыгында уза. Кыска вакыт эчендә компанияләр үз продукциясен стендларда күп санлы бизнес-кунакларга күрсәтәчәк, булган эшлекле элемтәләрне ныгытачаклар, яңа клиентлар таба алачаклар, сатуларны арттырачаклар һәм сату географиясен киңәйтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International