20 июльгә Татарстан Республикасында торакны файдалануга тапшыру планы 80% ка үтәлгән, 2 млн 518 мең кв. м. файдалануга тапшырылган. Мондый мәгълүматларны ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин әйтте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Шул ук вакытта коммерцияле төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 39% ы тапшырылган: бу гомуми мәйданы 569 мең кв. м булган 95 күп фатирлы йорт.
Социаль ипотека программасы буенча еллык план 73% ка үтәлгән. Быел төзелергә тиешле 56 йортның 28е файдалануга тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы - 118 мең кв. м.
Хосусый торак төзелешендә бүгенгә 1 млн 831 мең кв. метр мәйданлы 13 мең 561 йорт файдалануга тапшырылган.