ТР Хөкүмәте Йортында коммуналь хезмәтләргә тарифлар үзгәрүгә багышланган брифинг узды. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар республиканың күпчелек өлешендә яшәүчеләр өчен уртача 10,8% ка арткан. Тарифларны 1,5 елга беренче тапкыр яңадан карадылар. Брифингта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов катнашты
«Коммуналь хезмәтләргә тарифларның җайга салына торган өлешеннән тыш, түләүгә шулай ук милекчеләр җыелышында раслана торган торак хезмәтләре, шулай ук капиталь ремонт өчен аерым карар белән расланган түләү дә кертелгән», – дип искә төшерде Алексей Фролов.
Муниципаль берәмлекләр тарафыннан бирелгән белешмәләрне мониторинглау буенча Татарстан Республикасы буенча торак бинаны карап тоту өчен түләү квадрат метрына уртача 34 сумнан аз гына артыграк тәшкил итә», – дип билгеләп үтте Фролов.
«Муниципаль берәмлекләр арасында торак хезмәтләренең кайбер төрләре буенча тарифларның шактый аермасы бар», – дип хәбәр итте министрның беренче урынбасары. Ул җирле үзидарә органнарын һәм идарәче оешмаларны торак хезмәтләренә тарифлар турында милекчеләр җыелышларында яисә торак йортларның подъездларында урнаштырылган мәгълүмат стендларында аңлатырга һәм халыкка мәгълүмат бирергә өндәде.
Түләү дәрәҗәсе үсеше еш кына тарифлар белән бәйле түгел, ә коммуналь ресурслар өчен куллану күләме зурлыгына бәйле. Биредә һәр милекчегә фатирдагы исәпләү приборларын вакытында тикшерергә кирәклегенә игътибар итәм, дип билгеләде министр урынбасары.
Брифингта шулай ук Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры вазыйфаларын башкаручы Наталья Бутаева, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин катнашты.