Яшел Үзәндә торак-коммуналь хезмәтләр өчен халык түләүләрен җыю мәсьәләләре каралды

2024 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Мәҗит Салихов катнашында Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районында торак-коммуналь хезмәтләр өчен халык түләүләрен җыюны тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Киңәшмә Горький исемендәге мәдәният үзәгендә узды. Комитет җитәкчесе Зөлфәт Хәбибуллин, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар һәм идарәче компания вәкилләре катнашты.

Мәҗит Салихов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү дисциплинасы мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә.

2024 елның 1 августына республика буенча торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю дәрәҗәсе агымдагы елның июлендә 103,4% тәшкил итте. Агымдагы елның гыйнвар-июль айларында халыкның түләүләр җыю дәрәҗәсе Татарстан буенча уртача 98,7% тәшкил итте. Уртача еллык дәрәҗә 99,2% тәшкил итте, бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,4% ка (99,6%) түбәнрәк.

Министр урынбасары үз чыгышында түләүләрне җыю эшен оештыру зарурлыгына игътибар итте. Аның сүзләренә караганда, кулланылган ягулык-энергетика ресурслары өчен бурычлар артмасын өчен бурычлылар белән нәтиҗәле эш алып бару мөһим.

Киңәшмәдә доклад белән шулай ук «Зеленодольск муниципаль районының торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты» МБУ җитәкчесе Нияз Минһаҗев, «Зеленодольск җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ башкарма директоры Александр Меламед, «ЗВКС» АҖ генераль директоры Ренат Җәләлов чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International