Татарстан Төзелеш министрлыгында күчемсез милек базарының актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2024 елның 16 августы, җомга

Республика Төзелеш министрлыгында узган «түгәрәк өстәл»дә эре төзүчеләр һәм банклар вәкилләре катнашында күчемсез милек базарының актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев катнашты.

Министр урынбасары хәбәр иткәнчә, I яртыеллыкта төбәктә 106,5 млрд. сумлык ипотека кредитлары бирелгән, шулардан 47,9 млрд. сумы яңа төзелешләр сатып алу буенча килешүләр.

“2024 елның 1 июленә кадәр, ташламалы ипотека программасы эшләми башлагач, барысы да узып баручы поездның соңгы вагонына керергә тырышты. Гаилә һәм ИТ-ипотека программаларында шартлар үзгәрде, ике эре шәһәр – Мәскәү һәм Санкт-Петербургны – гомумән соңгы программадан чыгардылар. Ерак Көнчыгыш ипотекасы түбән процентка калган. Әлегә 3% белән авыл ипотекасы бирелә, әмма аның буенча да тәкъдимнәр әзерләнә”, - диде ул.

Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республикада 2,6 млн кв.м торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 82,1%  һәм узган елның шул ук чоры күрсәткеченең 103,6% ын тәшкил итә. Шуның 1,9 млн кв.метрын индивидуаль йорт төзелеше тәшкил итә, калган 707 мең кв. метрын күп фатирлы торак.

Хәзерге вакытта республика торак тапшыру күләме буенча илдә 3 нче урында тора, Мәскәү өлкәсе һәм Краснодар краеннан калыша. «Бездә күп фатирлы йортлар төзү буенча 2,7 млн кв.м эш бар. ИЖС (ИТТ) буенча әлегә муниципалитетлар белән эшлибез», — диде Илшат Гыймаев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International