Татарстанда торакны файдалануга тапшыру планы 82% ка үтәлгән - 2 млн 587 мең кв. м файдалануга тапшырылган

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

 

Татарстан Республикасында торакны файдалануга тапшыру планы 82% ка үтәлгән, 2 млн 587 мең кв. м. файдалануга тапшырылган. Мәгълүматларны ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин әйтте.

Киңәшмәне төбәкнең барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Коммерцияле төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 40% ы тапшырылган: бу гомуми мәйданы 589 мең кв. м булган 99 күп фатирлы йорт.

Социаль ипотека өлешендә еллык план 73% ка үтәлгән. Быел төзелергә тиешле 56 йортның 28е файдалануга тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы - 118 мең кв. м.

Шәхси торак төзелешендә бүгенгә еллык план 124% ка үтәлгән. 1 млн 880 мең кв. м мәйданлы 13 930 йорт файдалануга тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International