Казанда «Иң яхшы сметачы: Регионнар лигасы» төзелеш өлкәсендә һөнәри осталык конкурсын ачу тантанасы булды

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында «Иң яхшы сметачы: Регионнар лигасы» төзелеш өлкәсендә һөнәри осталык конкурсын ачу тантанасы булды. Тантаналы ачылышта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин катнашты.

Үз чыгышы башында Марат Айзатуллин Россия Федерациясе экспертизалар Ассоциациясенә Казан шәһәрендә конкурс үткәрүдә ышаныч һәм ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.

“Безнең экспертиза бүген, щгәр ил буенча алсак, Россия Федерациясендә бирелгән экспертизалар буенча өченче урында тора. Бу бик зур эш”, - дип билгеләде ул.

 Марат Айзатуллин сүзләренчә, Татарстан Республикасының төзелеш комплексы-икътисадта төп секторларның берсе. 2023 елда төзелеш һәм юллар, шул исәптән сәнәгать материаллары җитештерү күләме буенча 708 миллиард сум үзләштерелгән. Бу бик зур сан ел саен 4,5% ка арта, һәм 2024 елга бу сан 759 миллиард сум тәшкил итәчәк.

 Татарстан Республикасында 44 программа гамәлгә ашырыла, бу 4 меңнән артык объект. “Ел саен өч ел дәвамында 3 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырыла. Бу безнең предприятиеләрнең, төзүчеләрнең, һәм, димәк, сметачыларның бик зур эше”, - дип билгеләп үтте министр.

Чарада шулай ук Россия экспертизалары Ассоциациясе Идарәсе рәисе Леонид Ставицкий, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамов, Татарстан Республикасы Дәүләт экспертизасы директоры Рәфәр Шакиров һәм башкалар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, «Иң яхшы сметачы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы төзелеш өлкәсендә һөнәри осталык конкурсларының берсе булып тора, бәя кую һәм смета нормалаштыру өлкәсендә иң яхшы белгечләрне ачыклый, аларның һөнәри әзерлек дәрәҗәсенә ярдәм итә һәм бу һөнәрне Татарстан Республикасының һәм бөтен илнең яшь буыны арасында популярлаштыруга ярдәм итә.

2024 елда катнашучыларның географиясе бик тәэсирле - конкурста Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән 74 кеше катнаша. Шул исәптән 74% ы Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм 26% ы Татарстан Республикасыннан.

Конкурс Татарстан Республикасының, шулай ук Россия Федерациясе субъектларының һөнәри бергәлеге белгечләренең киң хуплавын һәм югары бәясен алды. Катнашучыларның географиясе елдан-ел үсә. Анда 453 кеше катнашты инде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International