Алексей Фролов җылыту чорына әзерлек буенча республика штабын уздырды

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Төзелеш министрлыгында җылыту чорына әзерлек буенча республика штабының чираттагы утырышы узды. Аны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов үткәрде.

Штаб эше мәгълүматлар мониторингының оператив мәгълүматыннан башланды. Татарстан Республикасы буенча барлыгы 3 012 котельный әзерләнгән, бу 94% тәшкил итә. Мәгариф объектлары җылылык җибәрүгә 3220 яки 99% әзер. Мәдәният объектлары буенча 1 873 объект әзер – 98%, социаль яклау объектлары 96%, спорт объектларының 98% җылылык бирергә әзер.

Татарстан Республикасы торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин республикада күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясауның барышы турында җентекләп сөйләде.

Алексей Фролов штабта катнашучыларны ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекслары предприятиеләрендәге гадәттән тыш хәлләрне бетерүгә әзерлек мәсьәләсенә киләчәк ягу чорында барлык нечкәлекләрне игътибарга алырга һәм кулланырга өндәде.

«Гражданнар оборонасы белән бәйле мәсьәләләр югары дәрәҗәгә чыга. Җитәкчеләрдән гражданнарның куркынычсыз тормыш эшчәнлеге, шул исәптән җылылык белән тәэмин итүнең өзлексез эшләве мәсьәләсен контрольдә тотуларын сорыйм», – дип билгеләде министр урынбасары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International