Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда М-14 микрорайонындагы 133 нче күп профильле «Гаилә» лицеенда булды. Аны ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов озата йөрде.
«Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән уку йорты 1224 укучыга исәпләнгән. Гомуми мәйданы 20,7 мең кв. м булган өч катлы мәктәп бинасында 52 уку кабинеты (шуларның 20 се – башлангыч сыйныфлар өчен), 300 кешегә исәпләнгән актлар залы, кече һәм өлкән яшьтәге балалар өчен рекреацион зоналар, зур һәм кече спорт заллары, зур ашханә урнаштырылган.
Республика Рәисенә яңа лицейда заманча технологияләрне өйрәнүгә басым ясалуын хәбәр иттеләр. Учреждениедә креатив индустрияләр мәктәбе, шулай ук дроннар белән идарә итү буенча балалар үзәге ачу планлаштырыла. Өстәмә белем бирү нәфис гимнастика, футбол, хореография түгәрәкләрендә, журналистика һәм робот техникасы секцияләрендә, керамикадан эшләнмәләр ясау остаханәләрендә булачак.
Аннары видеоэлемтә буенча актлар залында республикада төзелгән яңа мәгариф учреждениеләрен кабул итү һәм файдалануга тапшыру тантанасы булды. Бу 8 яңа мәктәп һәм 1 өстәмә корпус (барлыгы 10 мең урынга), шулай ук 2 балалар бакчасы (барлыгы 500 урынга).