Татарстанда инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү дәвам итә

2024 елның 13 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә инженерлык инфраструктурасы программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.

Ул искәрткәнчә, төзелеш-монтаж эшләре республика һәм федераль модернизация программалары кысаларында башкарыла.

 Халыкны эчәр су белән тәэмин итүнең республика программасы буенча үтәлеш 77% тәшкил итә. Узган ике атнада 4 муниципалитетта 5 объект буенча эшләр төгәлләнгән.

Су агызу системалары челтәрләрен һәм корылмаларын төзү, реконструкцияләү программасы гомуми күләмнең 65% ы үтәлгән. Бу атнада Саба районында эшләр төгәлләнде.

Газ бүлү челтәрләрен һәм йорт эчендәге газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү буенча эшләр башкару, котельныйлар урнаштыру гомуми күләмнең 93% тәшкил итә.

Урамнарны яктыртуны торгызу программасы 82% ка гамәлгә ашырылган. Узган ярты айда 8 муниципалитетта 70 объект буенча эшләр төгәлләнгән.

Программаларның федераль өлешенә килгәндә, «Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» программасы 94% ка үтәлгән, аның буенча инженерлык инфраструктурасы объектлары төзелә.

Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль программасы буенча төзелеш-монтаж эшләре 88% тәшкил итә. Хәзерге вакытта подрядчылар 28 объектта эшли.  Узган ике атнада Казанда ике объектта эшләр төгәлләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International